Теләче Информ

Күпъеллык үләннәр мул үскәнлектән, машина әрҗәләре тиз тула.

Һәр авылның үз җәе, үз гаме дигәндәй, хәзер игенче-механизаторларыбыз кышкы чорга терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.

Реклама

 Шунысы сөенечле, яңгырлар еш яву сәбәпле, кырларда күпъеллык үләннәр мул булып үсте. “Әмма, күләмгә караганда, сыйфат мөһимрәк,” - дип ассызыклады күптән түгел “Алан” ширкәтендә узган киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов. 15 июнь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән районыбыз хуҗалыкларында булып, урыннарда терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышып кайттык. Мисал өчен, “Алан” ширкәтендә механизаторлар ике бригадага бүленеп эшли. Беренче бригада 135 гектарлы кәҗә үләне басуында печән төргәкләсә, икенче төркем - составын тимофейка һәм люцерна үләне тәшкил иткән катнаш азыктан сенаж сала иде. Ширкәт җитәкчесе Х ә б и р Ф ә с х е т д и н о в белдергәнчә, кәҗә үләнен печәнгә җыюны ике көндә төгәлләргә җыеналар. Чокырга кайтарылган сенажның сыйфаты өчен ширкәтнең баш зоотехнигы Айдар Кәримов җаваплы. Ул быел сыйфатка аеруча зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Чокыр яхшы итеп чистартылган, дезинфекцияләнгән, ә кырыйлары полиэтилен белән тышланган. Туратылган масса чокырга 55-60% дымлылык белән кайтарыла. Алдан салынган кәҗә үләненеке 60-65% булган. Тизрәк һәм яхшы сыйфат белән консервацияләнсен өчен яшел масса чит илдә ясалган “Биотал Асидфаст” препараты (1,5 тонна сенажга 250 грамм исәбеннән) кушып туратыла. Чокырга кайтарылган яшел масса тәүлек буе куәтле, авыр “Джон Дир” тракторы белән таптатыла. Әлеге мөһим эш ширкәтнең иң булдыклы механизаторлары Динар Гайнуллин белән Зөфәр Шәйхетдиновка ышанып тапшырылган. Яшел массаны чокыр буйлап таратуда, тигезләүдә озак еллар ДТ-75 тракторын иярләүче Айрат Габделвәлиев зур өлгерлек күрсәтеп эшли. Чокырга кайтарылган һәр центнер терлек азыгын Ралия Вәлиуллина исәпкә ала. Аның әйтүенчә, чокырга көн саен якынча 120 рейс, ягъни 433 тонна сенаж кайтарыла икән. Бу көннәрдә “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы м е х а н и з а т о р л а р ы д а җитештерүчән хезмәттә. Алар 420 гектар мәйданда (планга карата үтәлеш 79%, план 534 гектар) үләннәрне теземнәргә салганнар. Үлән массасы мул булу сәбәпле, мишәлеләр сенажны амбар хуҗалыгы биләмәсендә курганга өяләр. Шунысы игътибарга лаек, биредә 1700 тонна сенаж салырга өлгергәннәр инде. Бер шартлы терлеккә күчереп исәпләгәндә, 7,3 центнер азык берәмлеге туры килә. Башка хуҗалыкларның эш күрсәткечләре белән түбәндәге таблицадан таныша аласыз. “Таң” ширкәтендә терлек азыгы әзерләүгә шактый соң тотынсалар да, кырда, ферма биләмәсендә үзгә бер җанлылык, оешканлык сизелә. Терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, торакларны

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: