Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Көрәшчеләребез хөрмәтләнде

7 март көнне көрәшчеләребезне хөрмәтләү кичәсе узды.

Исегезгә төшерәбез, 12-13 февраль көннәрендә Минзәлә шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесендә командалар беренчелегендә районыбыз җыелма командасы Әлмәт, Чаллы командаларыннан азга гына калышып, өченче урынны яулаган иде. 

Шушы уңайдан бүген, ягъни 7 март көнне “Маяк” кафесында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм районыбызның Көрәш Федерациясе Президенты Хәмит Хәкимов һәм иганәче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Атаулла Касыймов, Алмаз Хәйруллин һәм Айнур Әхмәтов катнашында көрәшчеләребезне, тренерларны һәм команда вәкилләрен хөрмәтләү кичәсе узды. 

Җылы-моңлы һәм мул сыйлы чараны районыбызның танылган алып баручылары Илшат Сәләхиев белән Артур Сабировлар алып барды. Кичә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев