Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Көрәшле, җырлы гомер

Фәннур Мөхетдинов... Бу исем татарча көрәшне үз иткән өлкән һәм урта буын райондашларыбызга яхшы таныш

1984 елның көзе. Саба районының Казаклар авылында туып-үскән һәм яңа гына Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь белгеч Рөстәм Кәлимуллинны күршедәге “Авангард” колхозына эшкә билгелиләр. Аңа терлек азыгының сыйфаты өчен җаваплы белгеч булу вазифасыннан тыш, колхоз рәисе урынбасары эше дә йөкләнә. Җиң сызганып эшкә керешә егет. Кечкенәдән көрәшеп үскән, шул елларда авыл, район, Казан шәһәре Сабантуйларында һәм вуз беренчелекләрендә берәүгә дә бил бирмәгән Рөстәм Кәлимуллин Олы Шыңар урта мәктәбе спорт залында көрәш түгәрәге оештырып җибәрә. Колхоз җитәкчесе белән килешеп, спорт залына яңа келәм кайтарта. Көрәш түгәрәгенә малайлар гына түгел, яшүсмер егетләр белән авыл яшьләре дә бик теләп йөри башлый. Алар арасында татарча көрәш дөньясында зур танылу алачак ике туганнар бер авыл, бер урам малайлары Азат һәм Хәлил Шәйхетдиновлар, Марсель Сабиров, Фәннүр Мөхетдинов та була. Рөстәм Кәлимуллинның шәкертләре шул елларда ук инде район, республикакүләм ярышларда җиңү арты җиңү яулый. Мисал өчен, булачак ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновның ул чакта “Татарстан яшьләре” газетасы призына үткәрелгән республикакүләм ярышта җиңү яулаганы истә калган. Данлыклы Шыңар Сабантуен әйткән дә юк. Чөнки егетләргә үрнәк алып үсәр өчен бу төбәкнең танылган көрәш осталары, остазлары Сабирҗан Шакиров, Мәхмүт Тимерханов, Илсур Нәбиуллин, Рафис Тимербаев, абыйлы-энеле Нәкыйп һәм Вакыйф Маликовлар, Фәрит Шәймәрданов, Марат Гәрәев, күрше Оет һәм Сабай авылларыннан Әсгать Гайфуллин, Нурулла Бәйрәмовлар бар иде. Б ү г е н с ү з е б е з Р ө с т ә м Кәлимуллин шәкертләренең иң күренеклеләренең берсе Фәннур Якуб улы Мөхетдинов турында булыр. Рөстәм Кәлимуллинның эшен алга таба Казан дәүләт педагогия институтының спорт һәм физкультура факультетын тәмамлап, бераз Икшермә мәктәбендә эшләп чирканчык алган һәм Олы Шыңар урта мәктәбенә директор итеп билгеләнгән сәнгать җанлы Илдус Мөхәммәтгалиев дәвам итә. Кечкенәдән көрәш түгәрәгенә йөреп көрәшеп, үзешчән сәнгатьтә актив катнашып үскән Фәннур, урта мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый, документларын Казан дәүләт педагогия институтының спорт һәм физкультура факультетына илтеп тапшыра һәм имтиханнарны уңышлы биреп, студент булу бәхетенә ирешә. Институтта укыганда да Фәннур милли көрәшне ташламый, киресенчә, тренеры Илдар Миндубаев җитәкчелегендә көрәш белән тагын да тырышыбрак шөгыльләнә башлый. Ә инде институтны уңышлы тәмамлап, кулга диплом алгач, районның хакимият башлыгы итеп билгеләнгән Рөстәм Кәлимуллин тарафыннан авылдашы, институттагы сабакташы Хәлил Шәйхетдинов белән бергә ул яңадан торгызылган Теләче районына эшкә чакырыла. Ул елларда Хәлил районның спорт комитеты җитәкчесе булып эшләсә, Фәннур спорт клубы директоры буларак хезмәт куйды. Һәм егетләр районның оешып китүенә, милли көрәшне Теләче районының бренды итүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Фәннур биредә үзе кебек көрәшне якын иткән дусларын, фикердәшләрен - Рафак Хәлиуллинны, бер үлчәү авырлыкларында бил алышкан Фидәил Мортазинны таба (рәсемдә). К о м а н д а д а ш л а р ы Х ө с ә е н Исмәгыйлев, Сәгыйть Гыйниятуллин, аталы-уллы Рамил һәм Фоат Шәйдуллин, Альберт Мөхәммәтов, Рамил Корбанов, Вил Усманов һәм Рамил Нургалиев, Азат һәм Тәфкил Шәйхетдиновларны да ул бүген иң җылы хисләр белән искә ала. Фәннур 1993, 1999 нчы елларда татарча көрәш буенча узган республика беренчелекләрендә чемпион исемен яулый, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән ярышларда ике тапкыр җиңүче була, 1993 елда Россия беренчелегендә - өченче, 1999 елда - икенче урынны яулый. Әлеге җиңүләрдән тыш, ул 70,75 һәм 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыкларында бил алышып, район, республикакүләм ярышларда күп тапкырлар призлы урыннарны яулый. Боларга авыл, район Сабантуйларындагы батыр калуларны да өстәргә мөмкин. Мин аның студент чагында 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Саба Сабантуенда батыр, Теләчедә яшәгәндә Шыңар һәм Теләче Сабантуенда баш батыр булып калганын хәтерлим. Хәзер дә аны райондашларыбыз ыспай гәүдәле, тыйнак, әмма техник алымнарны оста кулланып, гадел көрәшкән, матур итеп җиңелә дә белгән һәм гитарада үзе уйнап, җырларга һәвәс булган көрәшче буларак искә алалар. Теләчедә яшәгәндә ул район мәдәният бүлеге җитәкчесе, салым инспекторы, спорт комитеты, хастаханә кассасы оешмасы җитәкчесе кебек җаваплы вазифаларны башкарды. Биредә ул фармацевт белгечлеге алган Казан кызы Алсу белән гаилә корды, бергә йорт булдырып, ике егет үстерделәр. Айрат та, Айдар да әтиләре үрнәгендә һәм тренерлары Николай Крылов җитәкчелегендә көрәшеп үстеләр. Айрат хәзер сөйгәне Диләрә белән гаилә корып, Чаллы шәһәрендә яши, бер кыз үстерәләр, теш табибы булып эшли, Айдар исә Казан көллиятләренең берсендә белем ала. Фәннур Якуб улы үзе исә бүген Казанда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясендә спорт эше буенча идарә җитәкчесе буларак хезмәт куя. Аңарчы ул сәүдә оешмасында, ТР Спорт министрлыгында хезмәт куйды. Шушы көннәрдә Фәннур Якуб улы үзенең гомер бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан ул республикада спорт һәм физкультура үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен республикабыз Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының Атказанган физкультура хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Иш янына куш дигәндәй, моңа Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы да өстәлде. Әлеге бүләк аңа яңадан торгызылган Теләче районында куйган хезмәтләрен искә алып һәм хәзерге вакытта район белән тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне өчен бирелде. Бүләкне аңа муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән көрәштәше “Ак барс банк”ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фидәил Мортазин тапшырды. Без дә, күпсанлы укучыларыбыз исеменнән, әлеге котлауларга кушылабыз һәм Фәннур Якуб улына эшендә уңышлар, исәнлек-саулык һәм гаилә бәхете теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев