Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кубок янә “Алан” хуҗалыгында

17 октябрь көнне район хакимияте бинасында, хуҗалык җитәкчеләре, баш хисапчы һәм икътисадчылар, мал табиблары, зоотехниклар, ясалма орлыкландыру техниклары, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте. Терлекчелек тармагында 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча барган киңәшмә район башлыгы Илдус Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә барды. Ралиф...

- Бүген терлекчелектә төп бурыч - терлек санын киметмичә, продукция алуны арттырып, терлекләрне уңышлы кышлату. Моның өчен бездә мөмкинлекләр бар. Бары тик һәр фермада, хезмәт коллективында эшне дөрес итеп оештырырга гына кирәк, - дип билгеләп үтте ул.
Бүген районда хуҗалыклар белән беррәттән 43 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Шуларның 32се терлекчелек продукциясе җитештерә. Аларның эшчәнлеге дә таблицаларда китерелгән саннарда анализланды, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирелде. 2015 елда дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм турында аңлатылды.
Киңәшмә ахырында район башлыгы Илдус Зарипов, агымдагы елның өченче квартал нәтиҗәләре буенча, "Алан" хуҗалыгы җитәкчесе Хәбир Фәсхетдиновка күчмә кубок тапшырды.
Лилия Кыямова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев