Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кыр эшләре көндәлеге

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 августка алынган мәгълүматларга караганда, 17809 гектар мәйданда игеннәр суктырып алынган.

Планга карата үтәлеш - 78%. Тулаем икмәк кереме 25243 тонна. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 14,2 центнер иген уңышы туры килә. Икмәк кеременең 1638 тоннасын - көзге бодай, 3125 тоннасын - арыш, 10535 тоннасын - арпа, 7506 тоннасын - сабан бодае тәшкил итә. Бүген җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә, Әбде, Айдар бүлекчәләрендә урып-җыю эшләренең 90%ы тәмам. Иң мул иген чыгышы җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә күзәтелә. Бүген биредә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 20,7 центнер уңыш җыеп алуга ирешәләр. Урып-җыю эшләре белән беррәттән, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү, салам җыю, туңга сөрү эшләре дә алып барыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 августка алынган мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 9185 тонна печән әзерләнгән, шуның 3015 тоннасы авыл халкына өләшенгән. Җәй дәвамында тупланган сенаж күләме 34185 тонна. Район буенча бер шартлы терлеккә күчереп исәпләгәндә 14 центнер азык берәмлеге туры килә. Җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтендә әлеге күрсәткеч - 21,7 центнер. Республика буенча бер шартлы терлеккә 12,6 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Районыбыз механизаторлары тарафыннан салам җыю, туңга сөрү кебек эшләрдә дә зур активлык күрсәтелә. Мисал өчен, хәзер алар тарафыннан 4950 тонна салам җыелып, эскертләргә өелсә, 3372 гектар мәйданда төп эшкәртү эшләре башкарылган. Соңгы агрочара буенча җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә планда каралган мәйданнарның 81% ы эшкәртелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев