Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кыр эшләре көндәлеге

Районыбыз кырларында тулы куәтенә барган урыпҗыю эшләре бүген-иртәгә төгәлләнәчәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсеннән 17 августка алынган мәгълүматларга караганда, урып-җыю эшләре җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче”, “Август-Теләче” ширкәтләре, Айдар бүлекчәсе, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыкларында тәмамланган инде. Җаваплылыклары чикләнгән “Агролак”, “Таң” һәм “Чулпан” ширкәтләре кырларында суктырыласы соңгы гектарлар калып бара. Суктырылган мәйданнардан (планга карата үтәлеш - 96% тәшкил итә, план - 21370 гектар) тулаем 29969 тонна икмәк җыеп алынган. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә 14 центнер иген уңышы туры килә. Тулаем икмәкнең 1638 тоннасын - көзге бодай, 3125 тоннасын - арыш, 10947 тоннасын - арпа, 11139 тоннасын - сабан бодае тәшкил итә. Иң югары уңыш - җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә! Әлеге ширкәт игенче-механизаторлары бүген бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 19,7 центнер уңыш җыеп алуга ирешә.

Сентябрь аенда игенче-механизаторларыбыз алдында бөртеккә кукуруз мәйданнарын суктырып алу бурычы тора. Аның гомуми мәйданы - 603 гектар. Мисал өчен, ул җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә - 176, “Агролак”та - 174 гектар мәйданда игелгән. Белгечләр әйтүенчә, бөртеккә суктырылган кукурузның уңышы начар булырга тиеш түгел. Гәрчә быелгы яз, җәй 2010 елдагыдай, үтә коры килсә дә. Югарыда телгә алынган хуҗалыклар кукурузның гектарыннан 25 центнер уңыш җыеп алыр дигән ышаныч бар.

Урып-җыю эшләре белән беррәттән, районыбыз кырларында салам җыю, туңга сөрү һәм көзге чәчү кебек агрочаралар да алып барыла. Төп эшкәртү район буенча 5048 гектарда башкарылса, көзен чәчелгән мәйданнарның күләме 1149 гектар тәшкил итә. Планга карата үтәлеш - 21%. Быел районыбыз игенче-механизаторлары 6057 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарырга планлаштыра. Игенче-механизаторларга, белгечләргә чәчү эшләрен барлык агротехник таләпләрне җиренә җиткереп үтәп, югары сыйфат белән башкарып чыгу бурычы куела.

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Бүген кырларда соңгы гектар игеннәр урыла, суктырыла. Түбәндәге игенче-механизаторлар быелгы уракны алдынгылар сафында тәмамлый. Быел иген уңышы бик куандырмаса да, игенче-механизаторларыбыз, шоферлар илкөн алдында зур җаваплылык хисе тоеп, иртә таңнан кичкә кадәр, берберсе белән ярышып эшләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 17 августка алынган ярыш экраныннан күренгәнчә, игеннәрне теземнәргә салуда - Айрат Сабиров белән Фәнил Сәлимҗанов (“Алан”), Радик Нәбиуллин (“Игенче”), Әмир Әскаров (“Таң”), Рөстәм Габдуллин (“Агролак”), суктыруда - Фаил Рәхимов, Илфат Габдуллин, Владимир Мазарченков (“Агролак”), Фәнис Миңнебаев, Дмитрий Варламов (“Игенче”), Ринат Гарипов, Олег Данилов, Ренат Гатауллин, Илһам Мөҗипов, Марат Вәлиуллин (“Алан”), Данил Шигаев, Рәмис Хәнәфиев һәм Андрей Орешов (“Август - Теләче”) зур өлгерлек күрсәтеп эшлиләр. Кырдан ындыр табагына икмәк ташучы шоферлар - Рафис Хәбибрахманов, Рәшит Хәбиров (“Алан”), Динар Галиуллин (“Игенче”), Темур Закиров, Ранил Тимербаев һәм Илһам Фатыйхов (“Август - Теләче”), Илгиз Дәүләтшин (“Агролак”) хезмәте фәкать мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев