Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Лаеклы каршылыйк!

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Аңа әзерлегебез ни дәрәҗәдә? Әлеге дата уңаеннан районда нинди эшләр башкарылды, алга таба нинди чаралар үткәреләчәк? Бәйрәмгә без нинди табыш-югалтулар белән киләбез? Әлегедәй сораулар белән без район ветераннар советы рәисе Мансур Газизовка мөрәҗәгать иттек.

- Җиңү көне якынлашкан саен күңелдәге дулкынлану хисләре арта гына бара. Беркадәр борчу да бар.Җиңү көне тантаналарын өлкәннәребезнең күңеленә хуш килерлек итеп үткәрәсе иде. Олы кешенең әздән генә күңеле, юктан гына да хәтере калучан була. Аларның күңелендә үпкә-рәнҗеш калмасын өчен без, район хакимияте һәм авыл җирлекләре белән берлектә, мөмкин булганның барсын да эшләргә бурычлы. Дөрес, бәйрәмне каршы алу һәм үткәрү буенча аз эш башкарылмады. Ике ел дәвамында оештыру комитетының утырышлары үтә, көнүзәк мәсьәләләр карала, бурычлар билгеләнә торды. Әле дә зур җаваплылык алдында торабыз.Оптимист кеше буларак, үзем бәйрәм тантаналарының яхшы узачагына нык ышанам. Чөнки бу эштә тәҗрибәбез зур. Кызганыч, сугыш һәм хезмәт ветераннарының гына саны елдан-ел кими, тыл хезмәтчәннәренең дә сафы сирәгәя бара. Быел гына да өч сугыш һәм хезмәт ветераны белән хушлаштык.
- Бәйрәмгә әзерлек иң элек мәктәпләрдә, мәдәният учрежде-ниеләрендә башланды дип беләм.
- Әйе, нинди генә эшкә алынсак та, аның тәрбияви ягы исәпкә алынды. Илгә-көнгә ачы хәсрәт, хисапсыз югалтулар алып килгән сугыштагы Бөек Җиңүнең бәясен яшь буын белеп үсәргә тиеш. Без-өлкәннәр моны бүгеннән балаларыбыз күңеленә сеңдереп калдырырга бурычлы. Җиңү бик зур корбаннар бәрәбәренә яуланды. Илдә сугыш җиле кагылмаган гаилә бармы икән? Шушы уңайдан мәгариф учреждениеләрендә рәсем, иншалар конкурсы, сәнгать бәйрәмнәре үткәрелде. Укучылар тарафыннан мәктәп музейларындагы экспонатлар кабаттан барланды, яңартылды, яңа материаллар белән баетылды. Район Укучылар йорты методистлары тарафыннан әзерләнгән "Виртуаль музей" да без сугыш һәм хезмәт ветераннарының сугышчан һәм тормыш юлы белән таныша алабыз. Шулай ук районның массакүләм мәгълүмат чаралары да әлеге уңайдан актив эш алып барды. "Теләче" газетасы битләрендә "Җиңүгә - 70 ел! дип исемләнгән махсус рубрикада биреп барылган язмалар аша укучылар сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең истәлекләре белән танышып бара алды-лар."Җиңүгә илткән юллар" дип исемләнгән сәнгать фестивале кабаттан безнең күз алдында җыр, шигырь һәм биюләр аша сугыш чоры картиналарын ачып салды. Шунысы сөенечле, бу чарада олысыда кечесе дә теләп катнашты. Аның матур дәвамы буларак, бу көннәрдә район мәдәният йортында гала-концертлар узачак, бәйге-фестивальдә җиңү яулаган спектакль күрсәтеләчәк. Әлеге тамашалар ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә бәйрәм бүләге буларак тәкъдим ителә. Шулай ук "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" республика хәйрия акцияcе кысаларында район укучылары сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар үткәрделәр, социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ветераннарның ихаталарында җыештыру эшләре алып бардылар.
- Берничә көн элек кенә без күңелле вакыйганың шаһиты булдык. Зур кунаклар катнашында район үзәгендә Ветераннар йорты ачылды.
- Район башлыгына идеясен мин бирсәм дә, бу өлкәннәребезнең күптәнге хыялы иде. Хәзер алар бирегә килеп, үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итеп кенә калмыйча, ял итеп, сөйләшеп, аралашып китә алалар. Кайчакта бер җылы сүз дә яшәргә көч, дәрт бирә. Әлегә республика районннарында мондый өч кенә йорт бар. Форсаттан файдаланып, өлкәннәребез исеменнән әлеге йортны төзекләндереп сафка бастыру өчен финанс мөмкинлекләре тапкан район башлыгы Илдус Зариповка, ремонт эшләрен кыска срокларда башкарып чыккан "Максат" ширкәте (җитәкчесе Фидәил Закиров) төзүчеләренә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев