Лаеклы өлеш керткәне өчен
28 август көнне, Республика көне уңаеннан, Теләче ял паркында үткәрелгән бәйрәм чарасында бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар аны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан кабул итеп алды.
Үзәк авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Гөлсирин Сәгыйть кызы Тимербаева Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев