Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ларионова: Конституциягә төзәтмәләр мәдәнияткә дәүләт ярдәмен алуга мөмкинлек бирәчәк

Россия Конституциясенең 68 маддәсенә төзәтмә дәүләт тарафыннан мәдәнияткә ярдәм итүгә һәм аны саклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдерде.

«Россия Федерациясендә мәдәниятне күпмилләтле халыкның уникаль мирасы буларак тану принципиаль мөһим», - дип искәртте ул.

Татарстан күп гасырлар дәвамында төрле халыклар тырышлыгы белән барлыкка килгән бәһасез мәдәни мираска ия. Республикада өч мең ярымнан артык мәдәни мирас объекты ачыкланган. Бу өч объект — Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге — ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән бердәнбер төбәк, дип өстәде «Яңарыш» Республика фонды башкарма директоры.

«Без барыбыз да аңлыйбыз: күп кенә мәдәният объектлары реставрация, ремонт, гади карап торуны таләп итә», — диде Ларионова, кертелә торган төзәтмәнең кирәклеген искәртеп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев