Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәхәббәтнең дә үз бәйрәме бар

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне иде. Шушы уңайдан башкалабыз - Казанда, районыбыз үзәге - Теләчедә тантаналы чаралар булып үтте. Кичен Теләче ял паркында узган бәйрәмгә килүчеләрне муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район загс бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова сәламләде, алар райондашларыбызга бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерделәр.

Тантанада Баландыш авылында яшәп, хезмәт итеп, биш бала үстергән Дания һәм Илгиз Галимовларга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылды. Гаилә стажы 29 ел булган бу дус-тату гаиләдә Илмир, Дамир, Илназ, Алинә һәм Данил тәгәрәшеп үскән. Ильмир белән Дамирның инде үз гаиләләре бар, икесе дә әти-әниләрен икешәр онык белән сөендергән. Күптән түгел генә армия сафларыннан кайткан Илназ үзләре янында төпләнеп калган. Мәктәптә укыганда матур биюләре белән сөендергән студентка кыз Алинә КФУның математика һәм информатика факультетында белем алса, Данил көзгә Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныфына укырга бара. Без аны көрәшче яшүсмер егет буларак та беләбез. Күптән түгел Баландышта иганәче егетләр, бертуган Рөстәм һәм Самат Мөхәммәтшиннар тарафыннан үткәрелгән балалар Сабантуенда ул үз үлчәү авырлыгында батыр калды. Гомерен балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп үткәргән Дания ханым һәм яшьлегендә трактор йөрткән, соңрак, терлекчелектә хезмәт куйган Илгиз әфәнденең гаиләсен авылда тәртипле, эшчән, ярдәмчел гаилә буларак беләләр. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, балалары да үзләренә охшап туган һәм үскән. Район загс бүлегендә әлеге гаиләгә медаль тәгаенләп һич ялгышмаганнар. Бу көнне аларга һәм бәйрәмгә килүчеләргә адресына район мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан матур җырлар башкарылды. Ә балалар "Олимп" яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелгән уен-бәйгеләрдә катнашып бүләк оттылар. Моннан тыш, чараны алып баручы Илшат Вакказов тарафыннан актив әти-әниләр өчен викториналар үткәрелде. Бәйрәм чарасы күңелле дискотека белән тәмамланды.
Чараны оештыручылар - район загс бүлеге, "Родник" халыкка социаль ярдәм күрсәтү, "Олимп" яшьләр үзәге һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне никадәр генә күңелле һәм мавыктыргыч итәргә тырышмасын, паркка халык бик аз килгән иде. Бу очракта беренче коймак төерле була инде дип үз-үзебезне юатырга гына кала. Дөрестән дә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме болай зурлап районда беренче тапкыр гына үткәрелде. Гәрчә бу көн илдә-көндә дистә елга якын үткәрелеп килсә дә... Димәк, бертөрлелектән качып, халыкны чараларга тартуның яңа, креатив ысулларын эзләп табарга кирәк. Улым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла дигәндәй, берничә көн элек кенә Яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән чарага да санаулы гына халык килгән иде. Ярый әле , бу көнне спортчы яшьләребез яраткан спорт төрләренә тугрылык саклап, мини-футбол, волейбол уйнап, кул көрәштереп, командаларга бүленеп аркан тартып, гомуми фон тудырды.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев