Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мал асрарга иренгән заманда...

Авылда мал асраучылар, сыер тотучылар елдан-ел кими. Элек икешәр сыер асрап яшәгән гаиләләр арасында сөтне кибеттән алучылар яки кәҗә асрауга күчүчеләр бар. "Сыер асрауның файдалы ягы юк. Сөтнең бәясе арзан, терлек азыгы кыйммәт", - ди алар. Ә менә биш-алты һәм аннан күбрәк сыер асрау алай ук файдасыз түгел икән. Олы...

Авылда мал асраучылар, сыер тотучылар елдан-ел кими. Элек икешәр сыер асрап яшәгән гаиләләр арасында сөтне кибеттән алучылар яки кәҗә асрауга күчүчеләр бар. "Сыер асрауның файдалы ягы юк. Сөтнең бәясе арзан, терлек азыгы кыйммәт", - ди алар. Ә менә биш-алты һәм аннан күбрәк сыер асрау алай ук файдасыз түгел икән.
Олы Нырсы авылында үз крестьян-фермер хуҗалыкларын булдырган ирле-хатынлы Ландыш һәм Рөстәм Шакирҗанов белән аталы-уллы Илназ һәм Илһам Зәкиевларның яшәеше белән танышкач әнә шундый фикергә килдем.
Шунысы сөенечле, һәр ике хуҗалык та үсештә. Мәсәлән, узган елгы шушы чор белән чагыштырганда терлекләре икеләтә арткан. Былтыр бу вакытта Ландыш белән Рөстәмнең 15 баш терлеге булып, шуның унысы савым сыеры булса, быел аларның 36 баш мөгезле эре терлеге бар, шуның егермесе савым сыеры. Илһам Зәкиев хуҗалыгында быел 29 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның алтысы савым сыеры. Былтыр терлекләрнең саны тугыз, ә савым сыерларыныкы дүртәү генә булган. Билгеле инде, терлекләр саны белән бергә җитештерелүче продукциянең күләме дә нык арткан.
- Бер ияләнгәч, бер авырлыгы да юк аның, - дип көндәлек эшләре турында таныштырды Рөстәм Шакирҗанов. - Зарланганыбыз юк, бер ияләнгәч, тормыш шулай бара инде. Фермерлыкка алынганчы да, малны ишле итеп асрадык. Шөкер, хәзер терлек асрау буенча чикләү юк. Берне асрасаң да, шул эш, бишне асрасаң да.
"Үз эшен башлап җибәрүче фермер" дип исемләнгән федераль программа нигезендә алынган 1 млн. 400 мең сум акчага Шакирҗановлар элеккеге "Җәлил" совхозының авыл хуҗалыгы машиналары паркындагы складына реконструкция ясап, терлек торагы иткәннәр. Савым сыерларына гына түгел, салам, печәнгә дә урын табылган биредә.
Дөрес, бүген фермадагы хезмәтне югары технологиягә корылган дип әйтеп булмый. Тиресне кул белән чыгарасы, сауган сөт тә торбалар аша суыткычка төшми, сыерларга су эчерү җайланмалары да көйләнмәгән.
- Болар киләчәк эшләре, - ди терлекчелек өлкәсендә дә зур тәҗрибәсе булган элеккеге инженер-механик Рөстәм оптимистик рухта калып. - Тиресне үзем кул арбасы белән чыгарам. Икътисадый яктан шулай отышлы. Җитештергән сөтне пластик шешәләрдә Саба кибетләренең берсенә сатуга куябыз. Шөкер, куйган берсе сатылып бара. Алга таба сөттән каймак, эремчек ясап сатарга ниятлибез. Комбиазыкны заказ белән Сабадан китерәләр. Әлегә зур җир мәйданнарына ихтыяҗ юк. 14 гектарда күпъеллык үләннәр игәбез. Уңдырышсыз, кысыр җир мәйданнары тотудан мәгънә юк.
Бу гаиләнең хезмәт сөючәнлегенә, уңганлы-гына сокланып туеп булмый. Рөстәм үзе армиядә өч ел диңгез һавасы сулап кайткан кеше. Авырлыклар алдында баш ия торганнардан түгел. Менә шулай, гомер уртасына җиткән парлар, тату гына бер сәгать вакытларын да әрәм итмичә, җир җимертеп эшлиләр, яшиләр.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.
PS. Бүген районда оешкан крестьян-фермер хуҗалыкларында 703 баш мөгезле эре терлек бар. Бу күрсәткеч узган елгыга караганда 188 башка (137 %) артык. Шуның эчендә 268 савым сыеры бар. Аларның саны 80 башка (143 %) арткан. Моннан тыш, быел крестьян-фермер хуҗалыкларында сарыкчылык тармагы да үсеш кичерде. Бүген хуҗалыкларда 976 баш сарык бар. Сарыкларның саны былтыргыга караганда 158 башка (119 %) артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар