Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Малларны барлыйк

Авылда яшәп мал асрамыйча мөмкин түгел. Гомумән, терлек асрау җиңел эш түгел, ләкин тырышып эшләсәң, файдасы бар. Район буенча бүгенге көндә 5102 баш сарык малы исәпләнә. Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә бу күрсәткеч 189.

Үз хуҗалыгыннан читтә бәрәңге утыртучылар да юк түгел, күпме хезмәт куеп утыртылган бәрәңгене беребезнең дә таптатасы, боздырасы килми. Шушы көннәрдә генә “Чулпан” ширкәтенең иген басуларын да сарыклар таптаган. Әлеге сарыкларның хуҗасы Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче булып чыккан. Җирлек башлыгы тарафыннан алдан кисәтү ясалса да, хуҗа кеше

Авылда яшәп мал асрамыйча мөмкин түгел. Гомумән, терлек асрау җиңел эш түгел, ләкин тырышып эшләсәң, файдасы бар. Район буенча бүгенге көндә 5102 баш сарык малы исәпләнә. Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә бу күрсәткеч 189. Элек-электән авылда сарык көтүе чыккан, аны чиратлашып көткәннәр. Соңгы елларда кайбер авылларда сарык көтү оештырылмый. Көтүгә чыкмаган, яки үз хуҗалыгында утарда тормаган маллар басу, бакча таптый. Урамга куып чыгарылган сарыклар каракларга мал да булырга да мөмкин. Малларны капка ачып, урамга чыгарганчы, бу хакта уйланырга нигез бар. Иясез сарыкларның көне буе кайда йөрүе, исән кайтуы хуҗаларны борчырга тиеш.

моннан тиешле нәтиҗә ясамый, сарыкларны чыгарып җибәрүен дәвам итә. “Сарыкларны караучысыз, авыл урамы буйлап йөртмәгез, моның өчен штраф каралган дип, аңлаттык. Моңа ошаган очраклар алдагы елларда да булды, ләкин алар вакытында аңлап, сарыкларын чыгармый башладылар. Ә бу кеше, сезнең сарыкларыгыз басу таптый, иген культураларына зыян сала, дигән шелтәне кабул итәргә теләмәде. Һәр нәрсәнең ахыры булган кебек, районның административ комиссиясе әлеге эшне үз контроленә алды”, - диде җирлек башлыгы Фәрит Мәхмүтов. Административ комиссия тарафыннан узган елны иясез йөргән дистәгә якын мал-туар хуҗасына административ беркетмә төзелгән. Минималь штраф күләме 2000 мең сум тәшкил итә. Административ комиссия мәгълүматлары буенча, май аенда Теләче авылында кәҗәнең шәхси бакчага керү очрагы теркәлгән, мал хуҗасына административ беркетмә төзелгән. Әгәр дә сезнең шәхси бакча, яки пай җиренә иясез мал керсә, районның административ комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, үзегезнең проблеманы хәл итә аласыз. Шунысын да истә тоту зарур, малларны аерылып тора торган тамгалары белән фотосу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев