Теләче Информ

Марат Әхмәтов: «Мәктәп җитәкчеләре ата-аналар белән эшләргә иренәләрме, куркалармы?»

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов узган көздә татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча район башлыклары белән сөйләшеп чыккан иде. Шуннан соң икенче кат зональ очрашуларга старт бирде ул. Бу юлы ярты ел элек куелган бурычларның үтәлеше тикшерелә.

Беренче очрашулар - Арчадан, икенчеләре Теләчедән башланды. Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов 25 февральдә Теләчедә Казан арты районнары башлыкларын җыйды. Киңәшмә алдыннан кунаклар район үзәгендәге «Кояшкай» татар балалар бакчасы, урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә эшчәнлеге белән танышты.

 

«Кояшкай» бакчасына 145 бала йөри, аларның ундүрте рус милләтеннән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Фәридә Хәсәншина сүзләренчә, руслар татарлар белән бергә татар телендә шөгыльләнә һәм бакчаны тәмамлап чыкканда һәр бала татарча да, русча да иркен аралаша. Мин дә өч рус баласы белән татар телендә җиңел аралаштым. Алар Габдулла Тукайның кем икәнен, аның «Шүрәле»сен, «Су анасы»н белә.

— Әти-әниләр балаларын китергәндә бу бакчаның татар телендә белем бирүче оешма икәнен беләләр. Алар татарлар янында яшәгәч, балаларының татар телен үзләштерүенә теләктәшлек белдерә. Яшь вакытларында татар телен өйрәнмәгәннәренә үкенүчеләр дә бар, — диде Фәридә Хәсәншина.

Төп тәрбия эшләреннән башка, балаларга рус, инглиз телләре өйрәтелә. Сабыйлар шулай ук хореография, шахмат түгәрәкләренә дә йөри.

— Бакчабыз - күпсанлы республика бәйгеләре җиңүчесе. 2020 елда үткәрелгән «Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесендә җиңеп, 500 мең сумлык грант алу безнең өчен аеруча шатлыклы вакыйга булды.

Грант хисабына татар телендә бик күп уенчыклар, китаплар, методик әдәбият, фотоаппарат, ноутбук, принтер, видеопроектор, документ-камера һәм күптән хыялланган мультстудия алдык, — дип сөйләде бакча мөдире.

Мультстудиядә балалар мультфильм төшерә: үзләре пластилиннан геройларын ясый, текстын яттан сөйли. Килгән кунаклар балалар хезмәте кергән берничә секундлык мультфильм да карады. 

 

Мәктәп директоры: «Дәрестән тыш чараларның да рус телендә баруы белән килешә алмадым»

Киләсе объект Теләченең мәктәбе булды. Ул район үзәгендә бердәнбер урта белем бирү учреждениесе. Биредә 643 бала укый. Мәктәп белән танышканда уку йортына ике ел элек директор итеп билгеләнгән Айнур Хафизов фәннәрне укыту электән рус телендә баруын әйтте. 

— Мин монда килгәч, 530 татар баласы укыган мәктәптә дәрестән тыш чараларның да рус телендә баруы белән килешә алмадым. Хәзер ул чаралар күбесенчә татар телендә бара.

2020 елның август азагында Арчада узган семинар безгә зур йогынты ясады (Марат Әхмәтов Казан арты районнарының башлыкларын, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләрен җыеп, татар телен үстерү буенча бурычлар йөкләгән иде — автор). Шуннан соң бөтен стендларны ике теллегә алыштырдык. 2017 елда татар теле дәресләре кыскартылганнан соң татар сыйныфлары оешмады. Киләсе уку елыннан дүрт беренче сыйныфның өчесен татар класслары итеп тупларга планлаштырабыз. Булачак укучыларның әти-әниләре белән очрашып, бу мәсьәләне хәл иттек, — дип сөйләде мәктәп директоры.

Мәктәп укучылары татар теле буенча бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнаша. Уңышлары да мактанырлык. Быел татар теленнән һәм әдәбияттан республикакүләм олимпиадада бер укучы җиңү, биш укучы призлы урыннар яулаган.

Биш ел рәттән олимпиадаларда призлы урыннар алучы Динә Тимербаевадан Марат Әхмәтов олимпиада биремнәре, соңгы укыган китабы һәм яраткан авторлары турында кызыксынды. Кыз Габдрахман Әбсәләмов, Мөхәммәт Мәһдиев, Кәрим Тинчурин әсәрләрен аеруча яратып укуын әйтте.

Реклама

Балалар фәннәрне рус телендә укыса да, тәнәфестә үзара татар телендә аралашуларын билгеләп үтәргә кирәк. Алар татар телендә фикерли дигән уй килде.

Марат Әхмәтов: «Баланың интеллектуаль үсеше, сәләте ачылуы өчен туган телдә белем бирү отышлы»


Мәктәп эшчәнлеге белән танышканнан соң, кунаклар мәдәният йортында оештырылган җирле һөнәрчеләрнең кул эшләнмәләре күргәзмәсенә юл тотты. Монда кыска гына концерт та күрсәтелде. 

Җитәкчеләр өчен төп чара Марат Әхмәтов алып барган киңәшмә иде.

— Безнең беренче очрашудан соң уку елы башланыр алдыннан әти-әниләр белән эшләргә вакыт калмаган иде. 2021-2022 уку елында без бу мәсьәләгә бик җитди игътибар бирәчәкбез.

Әгәр дә балалар бакчаларында татар төркемнәре оештыра алмасак, башлангыч сыйныфларда татар телендә белем бирә алмасак, бигрәк тә район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә, безнең калган бөтен эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе югары булмаячак. Безнең төп юнәлеш — мәктәп һәм балалар бакчасы, әти-әниләр белән эшләү булырга тиеш. Атна саен Татарстан Президентына районнар буенча аналитик материал тапшырылачак, — диде комиссия рәисе район башлыкларына.

Марат Әхмәтов аларга татар телен үстерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры җитәкчелек итәргә кушты. 

Дәүләт Советы рәисе урынбасары киңәшмәдән соң журналистлар белән аралашканда, ата-аналар белән эшләү мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайтты.

— Татарстанда яшәсәк тә, зур дәүләтебез күзлегеннән караганда, рухи ихтыяҗның сай булуы сизелә, чөнки милләттәшләребез арасында «миңа нәрсә бирә ул татар теле» дигән фикер дә яши. Бигрәк тә яшь әти-әниләрдә сизелә бу. Шуңа күрә алар балаларын бакчага, мәктәпкә биргән вакытта күбрәк рус телендә белем бирүне максат итеп куя, — диде ул.

Марат Әхмәтов баланың интеллектуаль үсеше, сәләте ачылуы өчен туган телдә белем бирүнең отышлы икәнен әйтте. Ул бу фикерне әти-әниләргә сеңдерергә кирәклегенә басым ясады.

— Мәгариф учреждениеләре өчен бу бик зур бурыч. Яңа уку елында без аларның башкарган эшләренә нәтиҗә ясаячакбыз. Телнең матурлыгын, әһәмиятен ата-аналарга никадәр җиткерә алуларын сораячакбыз, — диде ул журналистларга.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча бурычларны республиканың бөтен районнарына бертөрле куеп булмаячагын аңлатты.

— Казан арты районнарына ныграк таянырга өметләнәбез. Әлки, Тәтеш, Спас, Аксубай һәм башка бик күп районнарда бу мәсьәләне кузгату күпкә авыррак һәм каршылыклырак. Республикабызның районнары тормышы бик төрле, — диде ул.

Чыганак: INTERTAT

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: