Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хәерле юл сезгә, Теләче лачыннары!

- Улымны хәрби хезмәткә алсыннар дип йөреш. Авырлыгы җитми дип "списайть" итмәкче булалар,- ди бер танышым. Элегрәк ничек тә армиядән качып калу ягын карасалар, хәзер киресенчә, армиягә җибәрү өчен дә "сөйләшергә" кирәк ахры дип уйлап куйдым. Димәк, заманалар үзгәрә... Чыннан да, Теләче һәм Саба районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров...

- Быелгы көзге чакырылышта Теләчедән план буенча 20 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш иде. Теләк белдерүчеләр күп булгач, булачак солдатлар саны 40 ка җитте. Безнең егетләр күбрәк Мәскәү астында, Хабаровск, Мари Илендә хезмәт итә. Узган ел киткән егетләребез кайта да башлады инде.
- Хәрби хезмәткә алынырга теләк белдерүчеләр күп дип әйтәсез, бу нәрсә белән аңлатыла?
- Беренчедән, бүгенге көндә хәрбиләргә караш бик нык үзгәрде. Россия армиясе куәтле яңа хәрби техникалар, яңа төр ату кораллары белән тулыланды. Солдатлар идән юу, кухняда дежур тору кебек эшләр белән шөгыльләнми, килүгә хәрби тормышка кереп китә. Икенчедән, хәзер яшь егетләрдән эшкә урнашканда, иң беренче чиратта хәрби билетны карыйлар.
19 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә узган солдатка озату кичәсендә катнашкан егетләр арасында да таныш йөзләрне эзлим.
Язнур Хәсәншин:
- Хәзерге вакытта армиядә булган иптәшләрем бик күп. Алар хәрби хезмәт турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр. Мәсәлән, мин бүген танк йөрттем, безне атарга өйрәттеләр... Минем дә алар рәтендә буласым килә. Казан педагогия көллиятенең физкультура факультетында укыдым. Үземне физик яктан да чыныккан дип саныйм, кыскасы, мин солдат булырга әзер!
Салават Хәнипов:
- Армиядә хезмәт итүне горурлык дип саныйм. Әти-әни, туганнар сагындырыр инде, бер ел күп түгел бит, түзәрбез.
Китапханәдә узган кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Шәйдуллин, "Олимп" яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов та катнашты. Алар да егетләребезгә үз киңәшләрен биреп, килеп туган сорауларны уртага салып сөйләштеләр.
Яңа гына "солдат итеген салган" Теләче егете Ильяс Хәбибуллин егетләрне узган хәрби тормышы белән таныштырды. Матур теләкләр, үзешчән артистларыбыз башкаруында җырлар белән үрелеп барган кичә җылы, матур атмосферада узды.
Никадәр генә мавыктыргыч һәм кызык булмасын, солдат шулпасы - солдатныкы шул инде... Туган як, туган нигез, әти-әниләр сагындырыр, аналар да күз карасыдай үстергән баласын өйдән чыгарып җибәргәндә йөрәгеннән өзеп алган кебек булыр... Егетләребезгә Ватан алдындагы бурычларын намус белән төгәл үтәп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын, ә ата-аналарга бары тик түземлек һәм сабырлык телик!
Алсу Җиһаншина
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев