Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Миңнеханов ковид чикләүләре турында: Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел

Татарстан Президенты халыкны вакцинацияләүне тизләтергә, шулай ук республикада яшәүче өлкәннәргә аңлату эшләре алып барырга кушты.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны бераз кимү күзәтелүгә карамастан, әлегә чикләүләрне гамәлдән чыгару турында сүз була алмый. Бу турыда бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Авыру очраклары үсеше бераз кимеде, әмма шул ук вакытта чикләүләрне йомшарту булырга тиеш түгел. Көнгә коронавирус йоктыруның 32-36 очрагы теркәлә. Эпидемиягә каршы барлык таләпләр дә кала, бернинди йомшарту юк. Зур предприятиеләрдә йомшаклык бар. Марина Александровна, бернинди йомшарту юк. Беркемгә дә!» — диде республика җитәкчесе Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патышинага мөрәҗәгать итеп.

Президент коронавирус инфекциясенә каршы прививка темасын да кузгатты. Хәзер республикада 171 389 кеше вакцинация ясаткан. Процесс план режимында бара. Әмма прививка компаниясен тизләтү өчен препарат дозасы җитәрлек. Татарстанда яшәүче өлкәннәр арасында 73 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Бу бик аз.

«Коронавирустан прививка буенча аңлату эшләре алып барырга кирәк», — диде Татарстан Президенты.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X