Теләче Информ

Мизгел эчендә-йортсыз

Узып киткән яллар берәүләр өчен ял итү, бәйрәм кәеф бүләк итсә, кайберәүләр бу көнне баш өстендә түбәсез калды. Карактан кала, уттан калмый,- дип бик дөрес әйткән элеккеге кешеләр.

Саксызлык, якыннарың һәм үзеңнең тормышыңа игътибарсызлык әллә кая алып бармый шул, 20 нче февраль көнне 14сәгать 10 минутта Олы Мишә авылында Фатыйховлар яшәүче йортка ут каба. Авыл җирендә бернәрсәне дә яшереп калып булмый, йорт хуҗасы Г. ханым һәм аның өйдәше А. ның тәртипсез тормыш алып барулары берәүгә дә сер түгел. Бу көнне дә салган баштан А. өй алдына чыгып, тәмәке тарта. Сүнеп бетмәгән кечкенә генә тәмәке төпчегеннән чыккан ялкын мизгел эчендә бөтен йортны чолгап ала.
Авыл җирлеге башлыгы Габделнур Мәннапов:
-Авылдагы янгын сүндерү машинасын үзем ремонтлап, үзем бензин салып торам, моңа беркаян да акча бүленми. Әле ярый өйдә туры килгән чагым булды. Югыйсә, 2006 нчы елдагы хәл кабатлана иде. (Ул вакытта авылда рәттән җиде йорт янды). Мин килеп җиткәндә түбәгә ут капкан иде инде. Күрше-тирәләр җыелган, кем кар сибә, кем су сибә.
Авыл җирендә иң кирәкле кеше - янгын сүндерүченең булмавы- гаҗәп хәл. Тиздән җәй килеп җитә, нинди генә эссе, коры көннәр булмас! Район үзәгеннән янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче күпме вакыт уза да, авылның үзендәге машина килгәнче күпме вакыт уза?!
Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Хәкимуллин:
- Без килеп җиткәндә йортны тулысынча ут чолгап алган иде инде. Күршеләрнең түбәләре калайдан, стена блоктан эшләнгән. Ике арада метр ярым чамасы ара бар. Бары тик шушы факторлар аркасында гына күрше йортка утны җибәрмичә кала алдык.
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне Сауш авылы халкының да хәтерендә уелып калыр, мөгаен. Кичке якта, төгәлрәге 18 сәгать 37 минутта "Сөт иле - Теләче" җәмгыятенең Сауш бүлекчәсе машина-трактор паркында янгын чыгып, ике МТЗ-80 тракторы тулысынча янып бетә, МТЗ - 2112 маркалы тракторга зур зарар килә. Гомумән алганда, хуҗалыкка якынча 120 мең сум зыян салынган.
Сауш бүлекчәсе идарә җитәкчесе Айрат Альтапов:
-Каравылчы штаты да, янгын сүндерүче штаты да юк бездә. Кыскарттылар. Ярый әле парк мөдире Илшат Хөсәенов янгын сүндерү машинасын үзе карап, ремонтлап тора. Аңа да бу хезмәте өчен бер тиен акча түләнми. Ул килеп җитмәсә, өч трактор гына түгел, паркта булган барлык техника да янып бетәсе иде.
Һәр ике очракта да югалту аз түгел. Кышкы салкында йортсыз калу башка сыймаслык авыр хәл. Шулай ук чәчү алдыннан алтын бәясенә торган техниканың янып бетүен дә эшченең кулсыз калуына тиңнәргә була.
Алсу Җиһаншина
Фото район янгын сүндерү бүлегеннән алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: