Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәктәп укучыларына акчалата түләү алу өчен гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә

Мәктәп укучыларына 10000 сум акча алу өчен әлегә кадәр гариза тапшырмаган ата-аналар гариза белән 2021 елның 31 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

Бу хакта Пенсия фондыныңТатарстан Бyлекчәсе хәбәр итә.

Гаризаны 6 яшьтән 18 яшькәчә балалары булган гаиләләр балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябренә, ә 18 яшь2021 елның 3 июленнән соң тулган очракта яза ала.

Әлеге туләү укуларын гомум белем бирү программасы буенча дәвам итүе 18 яшьтэн 23 яшькәчә инвалидларга hәм сәламәтлекләре чикле  гражданнар өчен дәкаралган. Балаларның һәм ата-аналарның, уллыкка алучы яисә попечительләрнең Россия гражданнары булулары һәм Россия территориясендә яшәүләре дә төп шартларның берсе булып тора.

“Акча әлеге яшь аралыгындагы  балаларга гаиләнең кеременә бәйсез рәвештә билгеләнә һәм социаль ярдәмнең башка төрләнең билгеләгәндә исәпкә алынмый, гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә. Акча ул Россия терриясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының банк картасы яисә карточкасыз счет (саклык кенәгәсе) булырга мөмкин,” – дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев