Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мөселман эшмәкәрләр берләште

Бүген, ягъни 3 апрель көнне район Советының кече утырышлар залында Россия Федерациясенең мөселман эшмәкәрләр Ассоциациясе очрашуы булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә һәм районыбызның мөселман эшмәкрләре катнашында узган очрашуда Россия Федерациясенең мөселман эшмәкәрләр Ассоциациясе Президенты Айдар Шаһимәрдәнов, әлеге берләшмәнең вице-президенты, башкарма директоры, Президиум әгъзасы Марсель Сабиров, “Киләчәккә ышаныч белән!” дип исемләнгән хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Вәлиев һәм танылган эшмәкәр, яктшыбыз Наил Галәвиев катнашты һәм чыгыш ясады.

Очрашуда Россия Федерациясенең мөселман эшмәкрләр Ассоциациясенең Теләче бүлеге җитәкчесе дә сайланды. Берләшмәнең район бүлеген алга таба яшь эшмәкәр Илнат Шәфыйков җитәкләячәк. 

Азактан, районыбыз кунаклары, Теләче авылында яшәүче 1 нче төркем инвалидларга, ятим балаларга һәм өлкән буын кешеләренә азык-төлек тутырылган хәйрия пакетлары өләштеләр.

Фәнил Газов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев