Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мөселманнар арасында хоккей узды

28 февраль көнне “Юность” Боз сараенда якташыбыз, Югары Кибәхуҗа авылы тумасы Шамил Шәйхи улы Галәвиев истәлегенә мөселманнар арасында хоккей турниры узды.

Исегезгә төшерәбез, танылган җитәкче Шамил Шәйхи улы Галәвиев озак еллар ачык типтагы “Нижнекамскнефтихим” акционерлык җәмгыятенндә сәнәгать төзелеше һәм реконструкция эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде.

Икенче тапкыр үткәрелгән турнирда Кукмара, Арча, Балтач, Әлмәт һәм Теләче районнары командалары көч сынашты.

Турнирны ачу тантанасында Теләче муниципаль районы  башлыгы Нәҗип Хаҗипов, ТР Диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның ярдәмчесе Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Диния назәрәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Теләче районы мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев,  Шамил Шәйхи улының улы, шәхси эшмәкәр Наил Шамил улы Галәвиев,  ачык типтагы “Нижнекамскнефтихим” акционерлык җәмгыятенең баш хисапчысы Илфар Яхин, Шамил Шәйхи улының  бертуган энеләре Камил һәм Рамил Галәвиевлар катнашты һәм чыгыш ясады. Тәүге алканы бозга салып, уенны башлап җибәрү хокукы муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповка, ТР Диния назәрәте рәисе урынбасары Равил  хәзрәт Зөфәровка һәм ТР Диния назәрәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирелде. 

Көн буе барган киеренке һәм мавыктыргыч ярышта беренче урынны Теләче районы командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарда Арча һәм Балтачрайоннары командалары. Дүртенче урынга Әлмәт районы хоккейчылары лаек булды. 

Ярышларны ябу тантанасында җиңүче командаларга Кубок, Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата кызыксындыру премияләре тапшырылды. Ә “Иң яхшы капкачы”, “Иң яхшы сакчы” һәм “Иң яхшы һөҗүмче” номинацияләрендә җиңүчеләргә мактаулы хоккейчы сыннары бүләк ителде. Бүләкләрне ияләренә Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов тапшырды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев