Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәтәскәлеләр уңай бәя алды

Кичә, ягъни 8 октябрь көнне, Баландыш авылы мәдәният йортында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән районкүләм халык иҗаты фестивале башланып киткәнен хәбәр иткән идек.

Мәгълүм фестиваль муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә. 

Бүген исә эстафетаны Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре кабул итеп алды. Монда да фестиваль концерты авыл мәдәният йорты каршында оештырылган көзге ярминкә һәм кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Биредә укучылар алып килгән көзге нигъмәтләрдән – тозлык һәм кайнатмалардан тыш, сөт ризыклары да сатып алырга була иде.Төрледән-төрле тозланган һәм маринадланган гөмбә консервлары, умарта балы әлеге төбәкнең бренды буларак кабул ителде.

Сәгать ярымга сузылган җырлы-моңлы тамашаны авыл халкы белән бергә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та кызыксынып карады һәм азактан сәхнәгә күтәрелеп, мәтәскәлеләрнең чыгышына уңай бәя биреп, уй-теләкләрен дә җиткерде. Төбәкнең актив сәнгатькәрләре аның кулыннан җирлек башлыгының Рәхмәт хатларын кабул итеп алырга да өлгерде. 

Җирле шагыйрьләр һәм композиторларның әсәрләре күбрәк яңгыраган концерт турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X