Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Муса бабай Владимир Путиннан Тәбрикләү хаты алды

12 май көнне Түбән Саурыш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Муса Шәрип улы Шәриповка 95 яшь тулды.

Ветеранны олугъ бәйрәме белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов котлады. 

Шулай әлеге чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җәмалетдинов һәм юбилярның туганнары балалары, оныклары да катнашты. Җылы әңгәмә барышында район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов Муса бабайга Россия Федерациясе Президентының Тәбрикләү хатын да тапшырды. Бу Россия Федерациясе Президенты тарфыннан Муса бабайга җибәрелгән икенче Тәбрикләү хаты. Аның беренчесен, Муса бабай 90 яшьлеге уңаеннан кабул итеп алган иде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев