Теләче Информ

Май яңгыры – байлык, муллык ул!

Районыбыз басу-кырларында кызу темплар белән барган кукуруз чәчү эшләре, 25 май төнендә яңгыр яву сәбәпле, бериш хуҗалыкларда туктап торды. Әмма эш темпы кими, кукуруз чәчү соңара дип хафалану урынсыз.

Кукурузның да соңгы гектарлары чәчелә иде бит. Моңа ашатылган арыш басуларына "яшел конвейр" өчен берьеллык үлән чәчү эшләре дә өстәлде. Монысы җәй дәвамында терлекләргә ашатыр өчен кирәк. Ни генә әйтмәсеннәр, соңгы яңгыр авыл кешесе өчен бик кирәкле явым-төшем иде ул. Борынгылар әйтүенчә, май яңгыры байлык, муллык бит ул! Шөкер, быел туфракка күмдерелгән орлыкларга майның кояшын да, яңгырын да күрергә насыйп булды. Соңгы яңгыр җаваплылыклары чикләнгән "Нирус","Игенче" ширкәте, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Муса Җәлил, Ленин исемендәге бүлекчәләре басуларында бик яхшы яуды. Соңгы елларда Табигать-Анабызның 25 майга 60,9 мм дымлылык биргәне юк иде әле. Хронологик чагыштырулардан күренгәнчә, ул 2110 елда - 6,0, 2011 елда - 15,4, 2012 елда - 58,2, 2013 елда 27,1, 2014 елда - 28,4 мм гына булган. Бөртеклеләрне чәчеп бетерүгә, механизаторлар тракторларындагы тагылма машиналарны алыштырдылар да чәчүлекләрне тәрбияләү эшенә керештеләр. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртү бара. Соңгы вакытта явып үткән яңгырлар чәчүлек мәйданнарына кертелгән ашламаның җиргә сеңүенә һәм үсемлекләрнең үзләште-рүенә уңай йогынты ясый. 25 май иртәсенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5100 гектар мәйдандагы иген басулары чүп үләннәренә каршы, 4100 гектарда корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелгән. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел үсемлекләр массовой рәвештә яфрактан да тукландырыла башлады. Мәсәлән, районыбызның игенче-механизаторлары 25 май иртәсенә 2800 гектар мәйдандагы игеннәрне яфрактан тукландырырга өлгергәннәр иде. Мондый агрочара хуҗалыкларда алга таба да дәвам итәчәк һәм җәй дәвамында башкарылачак. Сүз уңаеннан узган ел әлеге инновацион ысулның җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте белән "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы бүлекчәләре басуларында өлешчә генә кулланыуын әйтеп үтәргә кирәк. Быел әлеге ысулны "АгроЛак", "Алан", "Игенче" ширкәтләре аеруча актив куллана. "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы бүлекчәләрендә дә эш куелышы начар түгел. Әлеге ысул белән агрофирма механизаторлары 2100 гектар мәйданда эш башкарган. Җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә яфрак аша игеннәргә 630 гектар мәйданда туклыклы матдәләр кертелгән. Бу юнәлештә җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән Рәшит Хәбиров (үзйөрешле РОСА сиптергече белән), җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтеннән Дамир Нургалиев (тагылма ОП - 2000 сиптергече белән), җаваплылыгы чикләнгән "АгроЛак" ширкәтеннән Марс Минһаҗев тагылма (ОП - 2000 сиптергече белән), "Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан Фәрит Шиһабиев (үзйөрешле РОСА сиптергече белән), Рөстәм Сәйфетдинов (тагылма ОП - 2000 сиптергече белән) югары җитештерүчәнлеккә ирешеп эшлиләр.
Болардан тыш, районыбыз басуларында параллель рәвештә игеннәрне тырмалау эше дә дәвам итә. 25 май иртәсенә 7400 гектар мәйдандагы игеннәр тишелгәнче, 2700 гектардагысы тишелгәч тырмаланды. Бу агрочара, беренчедән, туфрактагы дымны сакласа, икенчедән, чүп үләннәренә каршы көрәштә нәтиҗәле алым булып тора.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: