Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз... Бер караганда, бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз борынгы әби-бабаларыбыздан калган язны каршылау бәйрәме ул. Мәгълүм булганча, унсигезенче гасырга кадәр татар халкы Яңа елны март аенда, егермеберендә, көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган.

Нәүрүз сүзе төрек-фарсы телендә "Яңа көн" дигәнне аңлата. Бу көнне яшьләр, шәкертләр балалар өйдән-өйгә кереп бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет уңышлар теләп йөргәннәр. Асылда салкын кышлар бетүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Әлегедәй шатлыклы хисләрне 22 март көнне Түбән Саурыш авылы халкы да кичерде. Алар бөтенесе бердәм булып олугъ бәйрәмебез Нәүрүзне үткәрделәр. Башлангычны үзләренә авылдашлары Альберт Җамалетдинов биргән. Авыл яшьләре, Казанда яшәүче шәхси эшмәкәр Илнур Хөснуллин аның идеясен күтәреп алганнар. Биредә бәйрәм концерты тәкъдим ителүдән тыш, спорт ярышлары да үткәрелде, кайнар чәй, коймак, пылау һәм шашлык пешерелде. Кыскасы, саурышлар бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты. Аларның бердәмлегенә, активлыгына сокланып кайттым. Алар дәррәү килеп аркан да тарттылар, гер дә аттылар, күтәрделәр дә, чаңгыда да узыштылар, чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек милли уеннарыбызда да катнаштылар. Бәйрәмгә килүчеләрне Илүс Хәкимов, Рәмис Вәлиев, Гөлинә Шәймәрданова, Фәнүс Хәйретдинов, Фәрит Вәлиев, Раилә Шәймәрданова, Илүсә Вәлиева кебек авыл яшьләренең дәртле чыгышлары рухландырды.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев