Теләче Информ

Ничек яшисең авыл?!

Апрель аенда районда үзара салым җыю буенча референдум үткән иде. Халыктан җыелган бер сум үзара салым акчасына республика бюджетыннан дүрт сум акча бүленде. Референдум узганчы ук, һәр авыл җирлеге җыелган акчаларның нинди максатларда тотылачагын тәгаенләп, халыкка аңлату эшләре үткәрде. Инде бу эшләрнең нәтиҗәләре дә күренә башлады. Мисалга Югары Кибәхуҗа авыл...

Апрель аенда районда үзара салым җыю буенча референдум үткән иде. Халыктан җыелган бер сум үзара салым акчасына республика бюджетыннан дүрт сум акча бүленде. Референдум узганчы ук, һәр авыл җирлеге җыелган акчаларның нинди максатларда тотылачагын тәгаенләп, халыкка аңлату эшләре үткәрде. Инде бу эшләрнең нәтиҗәләре дә күренә башлады. Мисалга Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә җыелган акчаларның күбесе юлларны төзекләндерүгә киткән. Максабаш авылында 280 метр, Югары Кибәхуҗаның үзендә 300 метр юлга таш салынган. Җирлеккә караучы Төрек - Тәмте авылы күперенә илтә торган юлга да шулай ук таш түшәлгән. Бу эшләр белән беррәттән шушы көннәрдә, Югары Кибәхуҗа авылында үзара салымнан җыелган акчага, асылмалы күперне төзекләндергәннәр. Бу изге эшне авылның дүрт асыл егете - абыйлы-энеле Фәнзил һәм Булат Мәхмүтовлар, Алмаз Галәвиев, Илназ Яруллинар башкарып чыккан.

- Әлеге күпер авылда элек-электән булган. 2006 елда күперне авылның мөхтәрәм картлары белән төзекләндереп куйган идек. 9 ел вакыт үтте, күпернең дә такталары нык искерде. Референдум уздырган вакытта күпергә дип 50 мең сум акча тәгаенләгән идек. Бу җәйдә Аллага Шөкер күперне кыска срокларда эшләп чыгуга ирештек, - ди авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов. Чыннан да күпер нибары дүрт көн эчендә эшләнә! Баһадирдай дүрт егетнең алтын куллары асылмалы күпергә яңа тормыш өрә. Егетләрнең үзләреннән: - Авыр булмады соң күперне эшләү?,- дип сорыйм. Алар бертавыштан:

- Без барыбыз да авылда эшнең тәмен белеп үскән егетләр, моннан берничә ел элек яңа клуб төзелешендә дә күмәкләшеп катнашкан идек. Бердәмләшеп эшләгәндә авырлыклар сизелми, - дип җавап кайтарды.

76 метр озынлыктагы күпердән үземдә йөреп карап, авылның икенче, ягъни Тау Башы урамында яшәүчеләр ягына чыктым. Биредә барлыгы 8 хуҗалык бар икән. Сигезендә дә тормыш кайный. Бакчасында эшләп йөрүче Фәния апа Шамилова безне күреп, яныбызга чыкты.

- И, балам, рәхмәт яусын бу күперне эшләтүчеләргә! Бу күпер бик тарихи. Элгерәк ул тар гына басма иде. Аннан атлар да чыгып йөрде. Бераз соңрак элекеге авыл советы рәисе Рәхим абый асылмалы итеп эшләтте күперне. Авылны тоташтырып торучы ул. Көн дә авыл карт-карчыклары мәчеткә, кибеткә йөрибез шул юлдан, - дип шатлыгы белән уртаклашты Фәния апа.

Бу күпернең матурлыгын, аның озынлыгын үз күзләрең белән карау кирәк. Су буеннан узучы күпер астында инеш ага, ә анда авылның каз-үрдәкләре суда коена... Туй үткәрүчеләр өчен матур итеп фоторәсемгә төшү өчен дә бер дигән урын икән... Әнә шундый уйлар белән тырыш халыклы Югары Кибәхуҗа авылыннан янә юлга кузгалдык... Авыл, аның яшәеше фәкать үзебездән тора. Киләсе елларда да мондый күркәм гамәлләр булып торсын иде.

Лилия Кыямова.

Ирек Сафин фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: