Теләче Информ

No-Till технологиясе - отышлы технология

Бүгенге көнне яңалыкларсыз күз алдына китереп булмый. Кайсы гына өлкәне алсак та, яңалык кагылмый калган тармак юк, бу замана таләбе.

Ленар Хуҗин

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы да зур яңарышлар кичерә. Илдә барган цифрлаштыруда көнкүрешебезне, кул хезмәтен бермә-бер җиңеләйтеп бара. Үткән гасырның 80-90 елларындагы агрочаралар бүген заманга яраксыз дисәк тә ялгыш булмас. Җир эшкәртү өлкәсендә дә яңа технология килеп керде. Бу технология - No-Till технологиясе.

No-Till - җирне сөрмичә генә, табигатькә, туфракка зыян ясамыйча гына җирне чәчү. Тарихка күз салсак, иң беренче туфракны сөрмичә чәчү белән Мальцев Терентий Семенович кызыксына башлый. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, ул бер хуҗалыкка рәис итеп билгеләнә. Совет хөкүмәте игенчелектә уңдырышлылыкны арттыру бурычын куя. Терентий Семенович бу мәсьәләгә ныклап алына, күп төрле тәҗрибәләр ясап карый, һәм үз дигәненә ирешә. Туфракны әйләндереп капламыйча, өстән генә эшкәртеп ул мул уңыш җыеп алуга ирешә. Соңрак 80 елларда Советлар Союзы бу технологияне куллана башлый. 5% авыл хуҗалыгы җирләре сөрелмичә генә чәчелә торган була.

Реклама

Белгечләр әйтүенчә, туфрак катламын кузгалтмасаң, берничә елдан соң уңдырышлы катлам барлыкка килә. Моны ничек аңларга соң? Гадәттә сука белән эшкәрткәндә туфрак әйләнеш ясый, ягъни өске өлеш сукаланып аска салына, ә аскы өлеш өскә күтәрелә, шунлыктан туфрак гел әйләнеш ясап, уңдырышлылыгын югалта. Әгәр туфракны сөрмичә, аны эшкәртмичә, No-Till технологиясен кулланып, турыдан-туры чәчкән очракта, комбайн белән  игенне җыеп алганнан соң, җирдә ваклап туратылган салам, үсемлек тамырлары, сабакларыннан торган өслек хасил була. Нәтиҗәдә берничә елдан соң басуда файдалы гумус катламы барлыкка килә. Бу исә уңдырышлылыкка тәэсир итә, җирдә булган файдалы бактерияләрне саклап кала һәм аларга уңай мохит барлыкка китерә. Республикада No-Till технологиясен кулланып эшләүче хуҗалыклар һәм эре агрохолдинглар бар. Бигрәк тә бу авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр табигатькә сакчыл карашны истә тотып кулланалар. Шуларның иң эресе һәм уңышлы эшләп килүчеләрнең берсе “Август Групп” кампаниясе.

“Август” кампаниясе дөньякүләм киң таралган кампанияләрнең берсе. Компаниянең 190 мең гектар җирләре бар. Республикада ул үзенең эшчәнлеген Мөслим, Лениногорск, Теләче, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарында алып бара. “Август Агро” идарәче кампаниянең көньяк-көнчыгыш өлкәсе буенча баш агроном Илнар Алфарит улы Харисов белдергәнчә, No-Till технологиясе куллану ул бар яктан да отышлы, чөнки алдан язып узганча туфрак кузгатылмый, уңдырышлы катлам барлыкка килә, ягулык-майлау материаллары да экономияләнә. Чынлап та көздән туңга сөрелә, иртә яздан җирләр тырмаланыла, культивация ясала, чәчелә, катоклана. Бу үз чиратында ким дигәндә 5 агрочара. Ә  No-Tillда бу эшләр бер тапкыр берьюлы гына башкарыла һәм чәчелә. Бу финанс яктан экономия, дөрес мондый чәчү комплекслары зур суммаларда торса да, ипләп эшләгәндә алар үзкыйммәтләрен аклаячаклар, тракторлар һәм башка агрегатлар бик озакка чыдаячак, ди баш агроном. Чынлап та, техника белән җир өстеннән азрак йөрелә, шул сәбәпле туфрак тапталмый, туфракның структурасы бозылмый. Калган үсемлек калдыклары чәчелгән бөртеклеләрне корылыктан да саклый. Алга таба бу төр технология республика хуҗалыкларында да кулланыш табар, табигать-анабызга да зыян килмәс дигән өметтә калабыз.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: