Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Нурания апа - җиңүче

"Кояш бул! Шул чакта үзеңне башкалар күреп алып, сиңа тартылыр", - дигән бер рус классигы. Ә без яшәгән җирлектә андый кояшлар бармы? Бар әлбәттә. Үзән шәһәренең "Родина" мәдәният үзәгендә "Ел хатын-кызы" һәм "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республикакүләм бәйгесендә катнашу өчен үрнәк райондашлырыбыз сайланды.

Биредә районыбыздан, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әнисә Туктамышева җитәкчелегендә, Теләчедән хореограф - Зилә Баева, Олы Нырсы авылыннан, лаеклы ялдагы элеккеге мөгаллимә Нурания Гыйльметдинова, Теләчедән, җәмәгать эшлеклесе Талия Зиннәтуллина, Баландыш авылыннан фермер Рөстәм Мөхәммәтшин һәм мин - "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге корреспонденты Лилия Кыямова катнаштык. Конкурсның шарты буенча, өй эше буларак без үзебез турында фото-видео слайдлар, портфолио әзерләдек. Шулай ук үзебезнең тормыш, яшәү рәвешебез турында башкаларга үзенчәлекле итеп җиткерә белү кирәк иде.
Баландыштан Рөстәм Мөхәммәтшинны, иганә-че, олы йөрәкле кеше буларак беләбез, аның чыгышында шуңа басым ясалды. Биюче Зилә Баева бию түгәрәгенә йөрүче укучылары белән бию иленә дәште. Олы Нырсыдан Нурания ханым умартачы, җырчы, туган төбәгендә тарихи эзләнүләр алып баручы шәхес буларак үз тормышын чагылдырды. Райондашыбыз Талия Сәйгыть кызы Зиннәтуллинаны да белмәгән кеше сирәк. Ул сәхнәдә "Хатын-кыз лидер" номинациясендә чыгыш ясап, үзе турында сөйләде. Ә мин, хезмәтем буенча журналист буларак, һөнәри эшчәнлегем белән тулырак таныштырдым.
Конкурс ахырында катнашучы 9 районнан, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкладылар. Безнең район җиңүчесе дип Олы Нырсыдан Нурания Гыйльметдинова танылды. "Героиня третьего возраста» номинациясендә җиңеп, финалга узды. Бәйгедә катнашкан һәр кеше 5 нче мартта, Пирамида күңел ачу үзәгендә, Республика Президенты катнашында узачак бәйрәмгә чакырылды.
Лилия Кыямова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев