Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җәнәй авылында уздырылган Авыл җыеныннан фоторепортаж

Әле кайчан гына Җәнәй авылында бертуганнар Рәкыйп, Азат, Илһам һәм Дамир Бәшировлар тарафыннан төзекләндерелгән чишмәне тәкъдир итү тантанасында катнашып кайткан идек. 17 июль көнне көнне Җәнәй кабат кунаклар җыйды. Тамаша-бәйрәм "Авыл көне" сыйфатында үтте. Традицион бәйрәм сәүдә нокталарының, төрле аттракционнарның, уен бәйгеләренең, кала артистларының күплеге белән истә калды. Чыгыш ясаучылар...

Әле кайчан гына Җәнәй авылында бертуганнар Рәкыйп, Азат, Илһам һәм Дамир Бәшировлар тарафыннан төзекләндерелгән чишмәне тәкъдир итү тантанасында катнашып кайткан идек. 17 июль көнне көнне Җәнәй кабат кунаклар җыйды.

Тамаша-бәйрәм "Авыл көне" сыйфатында үтте. Традицион бәйрәм сәүдә нокталарының, төрле аттракционнарның, уен бәйгеләренең, кала артистларының күплеге белән истә калды.

Чыгыш ясаучылар арасында җырчы Зиннурны (Зөлфәт Зиннуров), популяр композитор һәм җырчы Айдар Тимербаевны, Чувашия республикасыннан килгән "Ярдым" ансамблен дә күрергә мөмкин иде.

Әлегедәй бәйрәмнәрдә мәйданга җыелган халык көрәш ярышларын яратып караса, биредә зур кызыксыну белән футбол уенын тамаша кылдылар. Төп мәйдандагы ярышларның беренче өлешендә балалар көч сынашса, икенче, кичке өлештә уеннар өлкәннәр өчен үткәрелде.

Бәйрәм быел да бертуган Бәшировларның һәм аларның дусларының химаясенә үткәрелде.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев