Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Олы Мәтәскә - якташларны җыйды

11 апрель көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында авыл тарихында беренче тапкыр якташлар очрашуы үтте. Күркәм чарага иҗади якташлар чакырулы иде. Авылдашлар бу чараны традициягә кертеп, ел да уздырырга дип сүз куешты. Киләсе елларда тематикасы да үзгәрер, ел да якташларыбыз арасында яңа талантлар ачылыр...

Мин үзем дә шушы авылда туып-үскән кыз. Шунлыктан әлеге бай эчтәлекле, искиткеч зур әзерлек таләп иткән чарага мине дә кунак итеп чакырдылар. Шулай ук тамырлары - Олы Мәтәскәгә барып тоташучы коллегам Лилия Кыямова да кайтты бирегә. Икәүләшеп кадерле авылыбызга юл тоттык.
Якташлар очрашуын оештыру идеясе - Олы Мәтәскә китапханәсе җитәкчесе - Зәнфирә Хуҗиәхмәтованыкы, ә аның идеясен хуплап, күтәреп алучы - Казанда яшәүче гаҗәеп шәхес, иҗади якташыбыз - Чулпан Фәйзелгатова. Искиткеч чараны югары дәрәҗәдә башкарып чыкты алар, барча авыл халкы исеменнән үрнәк хезмәтләре өчен зурдан-зур рәхмәт.
Олы Мәтәскә иҗади шәхесләргә бай төбәк, якташ язучыбыз Фатих ага Хөсни, арабыздан вакытсыз киткән каләм иясе Рәйхана Шәйхиева иҗатын тирәнтен искә алдык бу көнне. Шулай ук чараны оештыручы Зәнфирә һәм Чулпан апаның әнисе, авылыбызның мөхтәрәм шәхесе, күп еллар муллабыз булган Хаҗинур аганың пар канаты, авыл халкын ятим итеп ярты ел элек дөнья куйган Миңнегөл апа Хуҗиәхмәтова иҗатына аерым урын бирелде. Аның шигырьләре укылды, җырлары җырланды. Авылыбызның гимнына әйләнгән, Миңнегөл апа сүзләре, улы - Эмиль Хуҗиәхмәтов көенә иҗат ителгән "Мәтәскәм - гүзәлем" җырын исә чара азагында җыйнаулашып җырладык.
Ә кунак булып килгән иҗади якташларыбыз арасында, Теләчебезне күп еллар җитәкләгән, "Үпкәләмә йөрәк" китабы авторы Илдар Низамов, Түбән Камада яшәп иҗат итүче, "Бәхет өчен күп кирәкми" китабы авторы Рәисә Ахунова, Казаннан кайткан хөрмәтле якташыбыз - Альмир Корбанов, Алабугада яшәүче музыкант - Эмиль Хуҗиәхмәтов, күпсанлы шигырьләр авторы Теләчедән Рәйхана Гайфиева, Осиново бистәсеннән кайткан Асия Гайниева, авылдашларыбыз - Гөлнур Гыймранова, Айсинә Исмәгыйлева, Гөлнара Шәһәбиева, Лилия Әхмәтвәлиева, Нурзидә Шәвәлиева, Розалия Шәйхиевалар бар иде. Шулай ук хәзер Казанда яшәүче Нурбикә апа Бикчәнтәева һәм Миңнегөл апабыз урынына калган авылның Ак әбисе - Саҗидә апа Шәриповаларның чыгышын да аерып әйтми булмый, алар тамашачыларны елмайтты да, елатты да. Исемнәре аталмый калган чыгыш ясаучылар үпкәли күрмәсен, бик күп иде алар бу көнне...
Өч сәгатьтән артык барган тамаша тамчы да ялыктырмады, җирлек башлыгы Миннәхмәт Вәлиуллин әйтүенчә, Аллаһ боерып, дәвамлы булсын күркәм чара, гүзәл авылыбыз халкын берләштерсен, рухландырсын, куандырсын!
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев