Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Олы Мишәнең яңартылган мәктәбендә узган Белем бәйрәменнән ХӘБӘРЧЕБЕЗ РЕПОРТАЖЫ (+фотолар)

Республикабызда гомум белем бирү мәктәпләренең материаль-техник базасын ныгыту буенча биниһая зур игътибар бирелә. 2012 елдан башлап, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән белем һәм тәрбия учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү буенча махсус программа тормышка ашырыла башлады. Шушы дәвердә әлеге программа нигезендә республикада 780 нән артык мәктәпкә һәм балалар бакчасына капиталь ремонт...

Республикабызда гомум белем бирү мәктәпләренең материаль-техник базасын ныгыту буенча биниһая зур игътибар бирелә. 2012 елдан башлап, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән белем һәм тәрбия учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү буенча махсус программа тормышка ашырыла башлады. Шушы дәвердә әлеге программа нигезендә республикада 780 нән артык мәктәпкә һәм балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. Шул исәптән районыбызның Олы Нырсы, Алан, Үзәк урта мәктәпләре биналары да әлеге программа нигезендә ремонтланып, бүген икенче яшьлекләрен кичерәләр. Шушы ук программа кысаларында Иске Җөри авылында урта мәктәп, Айдар, Максабаш авылларында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы биналары төзелде, Иске җөри авылы балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. Тиләҗе авылында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы төзелеп килә, аны файдалануга тапшыру быел планлаштырыла. Әлеге уникаль программа мәктәптә белем бирү инфраструктурасының флагманы булып тора. Бүген республика җитәкчелеге икенче сменада укуны минимальләштерү максатын куя. Башка төбәкләр белән чагыштырганда туучылар саны күп булса да, республикада кичке мәктәптә укучылар нибары 8% гына тәшкил итә. Соңгы биш елда Татарстанда 30 яңа мәктәп төзелде. Алга таба республика укучыларын бер генә сменада укытуга күчү күздә тотыла.

1 сентябрь көнне районыбыз мәктәпләрендә, шул исәптән Олы Мишә урта мәктәбендә дә укучыларны дәрескә чакырып тәүге кыңгырау чыңлады. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр өчен бу уку елы аеруча истәлекле. Быел алар да республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән мәктәптә белем алачаклар, эшләячәкләр. Мишәлеләрне әлеге куанычлары муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов та уртаклашты. Алар мәктәп коллективын яңа уку елы башлану белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр, бу төбәктә әлегедәй уңайлыкларга лаек, эшкә уңган-булган,тырыш, спортны һәм мәдәниятне сөя торган халык яшәгәнен билгеләп үттеләр. Мәктәп директоры Айнур Сафин үзенең чыгышында мәктәптә тудырылган шартлар өчен рәхмәт белдереп, балаларга сыйфатлы белем биреп, район, республикакүләм олимпиадаларда, спорт ярышларында, сәнгать фестивальләрендә уңышлы чыгыш ясаячакларына ышандырды. Ул агымдагы елның гыйнвар аеннан мәктәптә барган капиталь ремонт эшләрен нәтиҗәле һәм кыска срокларда башкарып чыгуны оештырганы өчен Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде. Рәсми чыгышларны әдәби-музыкаль композиция алыштырды. Өлкән сыйныфтагы укучы абый-апаларына ияреп, беренчеләр җырлар та, биеп тә күрсәттеләр. Быел әлеге мәктәптә беренче сыйныфка керүчеләр дә, унберенчегә баручылар да җидәү. Тантаналы линейкада тәүге кыңгыруны унберенче сыйныф укучысы Айзат Миннебаев белән беренче сыйныфка укырга кергән Рамилә Шиһабетдинова чыңлатты. "Җиде бөртек"не - беренче сыйныф укучысын, дүрт ел дәвамында белем бирәчәк укытучы апалары Диләрә Минһажева яратып, сөеп каршы алды. Биредә дә, башка мәктәпләрдәге кебек, беренче дәрес "Россия укучылары хәрәкәте" дип исемләнде. Моңарчы "Эзтабарлар", Варислар" исеме астында эшләп килгән укучылар оешмалары алга таба илкүләм бердәм командага берләшәчәк.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев