Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Олы Мәтәскә, Олы Кибәхуҗа, Казаклар, Шармыш һәм Шәтке үзешчәннәре халык күңелләрен ничек уятты?

"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестиваленең чираттагы концертлары бу атнада Ачыда, Тиләҗедә, Олы Мишәдә, Үзәктә һәм Иске Җөри авылларында булып үтте. Шулай булса да, без алдагылары турында сөйләшеп алыйк әле. Үзешчәннәребез җисемне фестивальнең исеменә туры китереп, Олы Мәтәскәдә - "Тула басу", Казакларда - "Орчык өмәсе", Олы Кибәхуҗада...

"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестиваленең чираттагы концертлары бу атнада Ачыда, Тиләҗедә, Олы Мишәдә, Үзәктә һәм Иске Җөри авылларында булып үтте. Шулай булса да, без алдагылары турында сөйләшеп алыйк әле. Үзешчәннәребез җисемне фестивальнең исеменә туры китереп, Олы Мәтәскәдә - "Тула басу", Казакларда - "Орчык өмәсе", Олы Кибәхуҗада - "Солдат көткәндә", Шармышта - "Кәбестә тозлау", Шәткедә - "Кич утыру" йолаларын күрсәттеләр. Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында узган тамашада сурәтләнгән кич утыру йоласы Бөек Ватан сугышы чорын үз эченә ала. Кибәхуҗалар концерт номерларын да әлеге күренеш белән бергә синтезлаганнар. Җыйнак кына һәм күркәм тамаша килеп чыккан.

- Шулай да кибәхуҗалар булган мөмкинлекләрен файдаланып бетермәгәннәр. Олы һәм Кече Кибәхуҗа авылларында сәләтле кешеләр аз түгел. Арада без ишетеп һәм күреп белмәгәннәре дә бар. Аларның байтагы күрше районнарда һәм шәһәрләрдә яши. Концертка талантлы якташларыбызны да чакырырга мөмкин иде. Кече Кибәхуҗадан ирле-хатынлы Рәсимә белән Хәмит Кәримуллиннарның, Мөнәвәр Мөхәммәдиевның, Олы Кибәхуҗадан Мөнир Миннебаевның чыгышлары күңелдә бары соклану хисләре генә уятты. Бу төбәктә сәләтле кешеләребез тагын бар, аларны активлаштыру зарур. Алдагы мәдәни чараларда катнашмый калганнарны да күрербез, бу төбәк мәдәнияте зур үсеш кичерер дигән ышаныч бар. Ә үсеш өчен мәйдан җитәрлек, - дип белдерде фестивальнең жюри рәисе Даут Ихсанов.

Казакларда "Ахирәтләр клубы" әгъзалары безгә "Орчык өмәсе"н тәкъдим итте. Монысы да кич утыруның хезмәт белән бәйле, уен-көлкеле һәм җыр-биюле бер формасы. Мондый кичәләрдә әби-әниләребез, апа-сеңелләребез йон язып, эрләп, оекбаш, бияләй бәйләп кенә калмаган, күңел ачарга да өлгергән. Үзенә генә хас сюжет сызыгы, композициясе булган күренешне әйбәт иҗади башлангыч дияргә мөмкин. Ярый әле, өлкән буын үзешчәннәребез сынатмый. Мәдәни чараларга яшьләребезне, урта буын вәкилләрен дә тарту зарур. Бу очракта үзләренекен карарга, Олы Мәтәскәдә, Ямбулатта һәм Урта Мишәдәге кебек, тамашачылар да тулы зал булып килер иде. Кече Кибәхуҗа, Тау өсте Казаклар авылларында яшәүчеләр дә фестиваль концертларында чыгыш ясап, авылдашлары, җюри алдында дан-шөһрәт казана ала. Күрәсең, халыкның активлыгы, мәдәният хезмәткәр-ләренең оештыру куәте җитеп бетми.

- Шәтке мәдәният йортында күрсәтелгән тамашаларда әзерлекле белгеч юклыгы нык сизелә. Югыйсә, эшләр өчен авылда халык та бар, бигрәк тә балалар күп. Кичекмәстән әлеге төбәктә биюләр куючы белгеч булдыру зарур. "Ак калфак" ансамбле тарафыннан күрсәтелгән "Кичке уен" күренеше дә бернинди яңалык бирмәде. Һаман бер үзешчәннең вакыт сузу, программа тутыру өчен җырлап та, биеп тә алуы шулай ук концертны бизәми. Бу күпчелек клуб берләшмәләренә хас сыйфат. Беребезне алып, икенчебезне куя торган түгел. Концертка эшче яшьләр дә, студентлар да чакырылмаган, читтә яшәүче җыр-биюгә һәвәс булган талантлы якташларыбыз да күренмәде. Шунысы сөенечле, биредә әтиләре Рафил үрнәгендә сәләтле гармунчы егетләр үсеп килә. Алар өч бертуган Айсаф, Альмир һәм Айбулат Мөхәммәтҗановлар.

Шармыш авылында күрсәтел-гән концертны, мин, оешкан төстә узар дип уйламаган идем. Авыл клубы мөдире Елена Тарасова моңарчы пассивлык күрсәтеп килгән авыл халкын бергә туплаган, сәхнәне дә образлы итеп бизәгән. Иң мөһиме - тамашаны караучы бар. Концерт-тамаша халык белән тулы залда үтте, - дип анализ ясады Даут Ихсанов Шармышта һәм Шәткедә узган фестиваль концертларына.

Олы Мәтәскәдә "Җәүһәр" фольклор коллективы "Тула басу" йоласын күрсәтте. Биредә һәр мәдәни чара зур масштаб һәм тулы заллар белән үтә. Бу юлы да шулай булды. Фольклор коллективы җыр-бию, уен-көлке аша тула оекның ничек басылуын тамашачыларның күз алдына китереп бастыра алды. Аеруча бу күренеш яшь буын вәкилләренә кызыклы булып тоелгандыр. "Тула басу" өмәсе татар хатын-кызларының чисталыгын-пөхтәлеген, эшкә уңган-булганлыгын гына түгел, җыр-биюгә, уен-көлкегә һәвәслеген дә чагылдыра. Мәтәскәләр гасырлардан-гасырларга күчеп килгән әлеге йола аша халкыбызның әнә шундый күркәм сыйфатларын күрсәтергә тырышты да инде. Моннан тыш, бай эчтәлекле, зур концерт программасы да тәкъдим итте алар. Һәр катнашучының чыгышы мактауга лаек. Ләкин халкыбызның борынгы җырлары, мөнәҗәтләре (аны килешле итеп Гөлнирә Салихова әйтте) классик ком-позиторларыбызның әсәрләре янәшәсендә, "заманча бию" башкарылуы күңелгә бер дә хуш килмәде. Борынгы йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, милли мәдәни мирасыбызны барлап, аларны яңартып, яшәртеп, кабаттан халыкка, аеруча яшь буынга тәкъдим итә торган фестиваль концертларында әлегедәй ультра заманча биюләр күрсәтү урынсыз, минемчә.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев