Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Олы Нырсы фермерлары: “Киләчәккә өметләнеп эшлибез”

Бүген район крестьян-фермер хуҗалыкларында 703 мөгезле эре терлек бар. Былтыргыга караганда бу сан 188 башка (137%ка) артык. Савым сыерларыныкы 80 башка арткан. Хәзер фермерлар 268 баш сыер сава. Шулай ук сарыкчылык тармагы да үсеш кичерә. Аларның саны 158 башка (үсеш 119% ) арткан. Бүген фермер хуҗалыкларында 976 баш сарык асрала....

Бүген район крестьян-фермер хуҗалыкларында 703 мөгезле эре терлек бар. Былтыргыга караганда бу сан 188 башка (137%ка) артык. Савым сыерларыныкы 80 башка арткан. Хәзер фермерлар 268 баш сыер сава. Шулай ук сарыкчылык тармагы да үсеш кичерә. Аларның саны 158 башка (үсеш 119% ) арткан.

Бүген фермер хуҗалыкларында 976 баш сарык асрала. Атларның баш саны - 110. Райондагы 43 крестьян-фермер хуҗалыгының 32 се терлекчелек тармагын сайласа, 11 е игенчелек юнәлешен үз иткән. Өчесе төзелү стадиясендә. Билгеле инде, терлекләрнең баш саны белән бергә, фермерлар тарафыннан җитештерелә торган продукцянең күләме дә (137%ка)ишәйгән. Мәсәлән, сөт җитештерү 155%ка, яшь үрчем алу 165% ка артык. Иң нәтиҗәле һәм заман сулышын тоеп эшләүче фермерлар рәтенә Үзәктән Юрий Алексеев, Югары Мәтәскәдән Рәфыйк Сәләхиев, Олы Мишәдән Айсинә Гыйниятуллина, Теләчедән Сәгыйть Гыйниятуллин, Олы Мәтәскәдән Рафис Шәрипов, Олы Нырсыдан аталы-уллы Илназ һәм Илһам Зәкиев, ирле-хатынлы Ландыш һәм Рөстәм Шакирҗановларны кертергә мөмкин. Бүген сүзем Олы Нырсы авылында ике дә уйламыйча улы Илназ белән фермерлык эшен башлап җибәргән Илһам Зәкиев турында. Бүген аларның 100 баш терлеккә дип төзелгән фермаларында 29 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның алтысы савым сыеры. Былтыр мөгезле эре терлеге тугыз, савым сыеры дүрт кенә булган.


Гаилә бизнесы турында Илһам үзе сөйләде:
- Районда фермерлык белән шөгыльләнүчеләр елдан-ел арта. Олы Нырсыда өч фермер, дөрес, алар әле эшләрен башлап кына килә.Район җитәкчелеге фермер булырга теләгән гаиләләргә бушка буаз тана бирә, юл салдыра. Район башлыгы Илдус Зариповка рәхмәт, безне канатландырып җибәрде. 20 танасын да бирде, әле фермерлыкны үстерү өчен бирелә торган дәүләт программасында катнашырга да тәкъдим итте. Шул рәвешле 2013 елда 1 миллион 450 мең сум дәүләт ярдәме алдык. Ул 24 сыерга ферма төзү өчен каралган иде. Киңәшләштек тә, ферманы 100 баш мөгезле эре терлек өчен салырга булдык. Кредит алдык.


Зәкиевларның 100 баш мөгезле эре терлеккә ясалган ферма бинасын күргәч, сокланып куйдым. Барысы да заман таләпләренә туры килә:
бинаның эчке ягы блоктан, уртасына җылыткыч материал куелган, ә тышкы ягы кызыл кирпечтән. Яктылык керсен өчен, түбәдә дә тәрәзәләр бар, ферманың як-якларыннан өч катлы, ачылмалы тәрәзәләр куелган. Әлеге ферма төрдәш фермалардан үзенең чиста, якты һәм сыерларның көр булуы белән аерылып тора. Барысы да яңа стандартларга туры килә! Беришебезнең өендә дә мондый пөхтәлек һәм тәртипне күреп булмый.


Зәкиевларның гаилә фермасы үзләре яшәгән йорт янәшәсендә генә, болынлыкта урнашкан. Бүген алар карамагында 70 гектар җир бар. Бер өлеше үзләренең пайлары, бер өлешен дәүләттән арендага алганнар. Малларга азыкны Зәкиевлар үзләре әзерли. Печән үзләренә дә, сатарга да җитә икән.


- Арпа, бодай, кукуруз һәм күп итеп печән чәчтек. Уңышы елына күрә начар булмады. Техника да үзебезнеке. Пай җирләре дә артыр дип уйлыйм. Пай җирләрен авыл кешеләреннән сатып алам, җирләрен сатарга теләүчеләр шактый, - диде Илһам. - Улым Илназ - зур ярдәмчем. Барлык рәсми эш кәгазьләрен ул рәсмиләштерә. Ул Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итеп кайтты. Быел өйләнде, әлегә бергә яшибез. Каршыбызда йорт салырга ниятли. Кече улым Алмаз Казан мәдәният һәм сәнгать университетының икенче курсында укый, матур җырлый (Алмазның шәп җырлавы бер райондашларыбызга, үзенә белем бирүче укытучыларына һәм сабакташларына гына түгел, Әстерханнарга да мәгълүм. Башка үзешчәннәребез белән беррәттән, ул да Әстерхан Сабантуенда сәхнә тотты, аның да чыгышы зур алкышларга лаек булды. Аеруча аның чыгышы кичен "Әстерхан гүзәле" конкурсын тамаша кылырга килүчеләрнең күңеленә хуш килде. - Ф. Н.). Җәй көне хуҗалык эшләре Алмаз өстендә булды. Югары белем алгач, ул да авылга кайтам, ди.

Илназ армиядән кайткач, Казанга эшкә урнашкан иде. Фермерлыкны үстерү өчен акча бирү программасы турында ишеткәч: "Әти, без дә фермер булып карыйкмы әллә!?" - дигәч тотындык бу эшкә. Әлегә авыр, ай саен 50 мең сум кредит түлибез. Ләкин бу вакытлыча гына килгән авырлыклар дип саныйм. Ферма бинасы өч миллион сумнан артыкка китте. Әлегә файдасын күрә алмабыз-алуын. Әмма киләчәккә өметләнеп яшибез. Бизнес шундый әйбер ул - бер дә акча кертмичә табыш алып булмый. Җиңел генә беркайда да акча керми, сабыр булырга кирәк. Бу очракта үземә, балаларыма дип эшлисең!


- Бу җирләр ташландык хәлдә иде, - дип ферма тирәсен күрсәтте Илһам. - Район башлыгы Илдус Зарипов фермерлыкны үстерү өчен тырыша. Безгә дә аның бик зур ярдәме тиде. Берничә тапкыр безнең авылда булып, безнең хуҗалык белән танышып китте. Әлеге ташландык җирләрне күргәч, Илдус Фатыйх улы: "Арендага алыгыз, көтү булса да, йөртерсез", - диде. Чынлап та безнең өчен ул җирләр яхшы булды, җәй көне сыерлар, таналар рәхәтләнеп шунда йөрде. Буа да ясадык.
- Ялланып эшләүчеләрегез бармы?
- Бер-ике авылдашыбыз көтү көтә, терлекләр карый. Таналар бозаулагач, сыер саварга бер савымчы кирәк булачак. Тора-бара тагын киңәергә исәп, әлбәттә, яңа эшчеләр алачакбыз. Иренмәгән, кулыннан эш килгән кеше беркайчан да кул кушырып зарланып утырмый, - дип озатып калды мине гаилә башлыгы.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев