Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Онытырга хакыбыз юк

1945 елның мае алып килгән җиңү, халкыбыз тарихында иң истәлекле вакыйгаларының берсе булып кала. 7 май көнне Теләче районы Күкчә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Мәктәп укучылары, авыл халкы һәм ветераннар катнашында Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск ачу тантанасы үтте. Күкчә авылынннан...

1945 елның мае алып килгән җиңү, халкыбыз тарихында иң истәлекле вакыйгаларының берсе булып кала. 7 май көнне Теләче районы Күкчә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Мәктәп укучылары, авыл халкы һәм ветераннар катнашында Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск ачу тантанасы үтте. Күкчә авылынннан 110 кеше сугышка алынып, бары тик 49ы гына туган төбәгенә әйләнеп кайткан. Обелискта яу кырында ятып калган 61 кешенең фамилияләре урын алган. Бу обелискны салуда эшмәкәр Габделхәй Хәкимов ярдәм иткән.

- Минем әтием һәм энемнең дә фамилияләре биредә язылган, аларның исемнәренә беркайчан да тап төшермәгез!,- диде сугыш ветераны Таисия Сабирҗанова.

Обелискны ачу хокукы да сугыш ветераннары Таисия апа һәм Аланнан Бари Галиевка бирелде. Соңыннан тыл ветераннары үлгәннәр истәлегенә веноклар салды. Мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасын ветераннарыбыз, чәй табыны артында тамаша кылды. Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гыйлван улы, авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев та катнашып, ветераннарыбызны әлеге бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Яуда ятып калган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Онытырга хакыбыз юк бу көнне

Әй кешелек, яхшы хәтерле.

Шаһит киткән һәрбер улың, кызың

Мәңгелеккә калсын хәтердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев