Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Парлы сукмаклар

«Сабыр итә белү дә тормышта күп киртәләрдән саклап кала».

2008 елдан - Россиядә игълан ителгән Гаилә елыннан башлап, календарьда тагын бер күркәм дата барлыкка килде. 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә башлады.

Элек-электән мәхәббәт һәм тугрылык ныклы гаилә нигезе булып саналган. Районыбызда яшәү өлгеләре белән башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр күп. Әлеге дата гаилә төшенчәсенең дәрәҗәсен күтәрү, аның ныклыгын, тотрыклыгын тәэмин итү, гаилә әгъзаларының бер-беренә ихтирамы-хөрмәтен тагын бер кат искәртү көне дә. Әлеге күркәм көн уңаеннан газета укучыларыбызны районыбызның Үзәк бистәсендә гомер иткән һәм быел май аенда үзләренең алтын туйларын (бергә гомер итә башлауларына 50 ел тулды!) билгеләп үткән Кафия Кадыйр кызы һәм Генадий Александрович Ивановлар турында таныштырып узабыз. Хәер, бу ике олугъ зат белән райондашларыбызның, аеруча Үзәк авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күпчелеге таныш инде. Икесе дә дәрәҗәле хезмәт башкардылар, тәрбияле, белемле балалар үстерделәр, кыскасы, күз өстендәге каш булдылар.

Аларның гаилә тарихы, ягъни парлы сукмаклары Кафия Кадыйр кызының Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, Саба районының Үзәк сигезьеллык мәктәбенә эшкә җибәрелүдән башлана. Язмыштыр, тиз генә үзенә тиешле мәҗбүри өч елны эшләп, туган төбәге - Арча районына кайтып китәргә җыенган Кафия апа Генадий дәдәйгә кияүгә чыгып, гомерлеккә Үзәк бистәсендә төпләнеп кала. Моңа беркадәр күршедә генә яшәгән Генадий дәдәйнең авырып әнисенең үлүе, сеңлесенең Казанга укырга китүе, ахыр чиктә, ялгыз калуы да сәбәпче булгандыр. Әмма төп сәбәп, күршелек чикләрен узып, егет белән кыз арасында туган дустанә мөнәсәбәт, бер-береңне тирәнтен аңлау, күңелләрендә бөреләнгән ярату хисләре булгандыр. Исегезгә төшерәбез, армия хезмәтендә булган, Казанда югары уку йортында инженерлык белгечле алган Генадий дәдәй гомеренең күпчелек өлешен хәрби складта мөдир буларак һәм Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында җаваплы вазифаларда эшләп үткәрде.

Тумышы белән Арча районының Орнашбаш авылыннан булган һәм ишле гаиләдә туып-үскән (алты балалы гаиләдә) Кафия Кадыйр кызының күңелендә укытучы һөнәренә мәхәббәт Субаш Аты урта мәктәбендә өлкән сыйныфларда укыганда бөреләнә.

- Чөнки ул елларда безнең мәктәпкә югары уку йортларын тәмамлап бик күп яшь укытучылар кайтты. Яшь, белемле, көчләре ташып торган әлеге укытучыларның хезмәт һәм яшәү үрнәкләренә кызыгып, сокланып карый идем. Үземнең дә алар кебек буласым килә иде. Өлкән сыйныфларда укыганда ук без сыйныфташым Гөлниса белән Казан дәүләт педагогия институтына укырга керергә карар кылдык. Гөлниса институтка шул елны ук керде. Әмма миңа әле ике авылдагы тавык фермасында хезмәт куярга туры килде. Ул елларда авылдан китәргә ниятләгән яшьләргә паспорт бирмичә тилмертәләр иде. Гөлниса институтны ике ел алданрак тәмамлады һәм Саба районының Югары Кибәхуҗа сигезьеллык мәктәбенә эшкә җибәрелде. (Сүз укытучыларның укытучысы булган Равил абый Галәвиевның хәләл җефете, озак еллар Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә математика фәнен укыткан Гөлниса апа турында бара. Ни кызганыч, инде икесе дә мәрхүмнәр, гүрләре якты, рухлары шат булсын - Ф.Н.). Мин исә ике елдан соң Үзәк сигезьеллык мәктәбенә эшкә кайттым. Калганы авылдашлар һәм сезнең күз алдында, - дип искә алды яшьлек һәм хезмәт иткән елларын Кафия Кадыйр кызы.

Кафия Кадыйр кызы хезмәт итү дәверендә олы хөрмәткә ия укытучыларның берсе булды. Һәм бу хәзер дә шулай. Әлеге абруйны, кадер-хөрмәтне ул үзенең намуслы, фидакарь хезмәте һәм күркәм, гадел яшәү рәвеше белән яулады. Аның ил-көн алдында куйган хезмәте республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы, район хакимияте һәм мәгариф бүлеге тарафыннан югары бәяләнде. Алар тарафыннан бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары әнә шул хакта сөйли. Ә иң дәрәҗәлесе һәм кадерлесе укучылар һәм әти-әниләр, гомумән, җирлек халкының мәхәббәтедер. Болардан тыш, ул әле биш баласының, кияү- киленнәренең һәм дистәгә якын оныгының яраткан әнисе дә, әбисе дә. Аның хезмәт багажына озак еллар дәвамында директор урынбасары булып эшләү еллары да өстәлә. Үзенә Хәлим Бариев, Булат Сабиров, Фарис Харисов (шактый еллар республикабызның Мәгариф һәм фән министры булып эшләде - Ф.Н.), Рөстәм Гарипов кебек күренекле җитәкче-педагоглар белән эшләргә насыйп була.

- Аллага шөкер, бергә яши башлавыбызга 50 ел тулганын сизми дә калдык. Казыксыз җиргә казык кагып башланган тормышыбыз тик утырырга җай бирмәде. Гомер эш белән узылды. Тормыш булгач, гел сөешеп кенә утырып булмый, гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Андый чакларда гафу итә белергә кирәк. Гаиләнең тынычлыгы күбесенчә хатын-кыздан тора. Сабыр итә белү дә тормышта күп киртәләрдән саклап кала. Бербереңә карата ярату, хөрмәт булмаса, болай озак яши алмаган булыр идек. Хәзер инде бер-беребездән башка бөтенләй яши алмыйбыз. Тавык-чебешләр белән мәш килеп, бакчада казынып көн үткәнен сизмибез дә. Узылган гомеребезне шулай матур үтә алуыбызга сөенәбез. Ходай алдагы көннәрне дә хәерле кылса иде, - диде Кафия Кадыйр кызы саубуллашыр алдыннан.

Мин килгән көнне Кафия Кадыйровна Генадий дәдәйне район үзәк хастаханәсендә дәваланырга калдырып кайткан иде. Көн дәвамында кабул иткән уколлардан, системалардан соң аның хәле яхшырып китүен әйтте. Бирсен Ходай. Генадий дәдәйгә савыгып яңадан гомер иткән нигезенә кайтырга, балаларын, оныкларын сөендереп, Кафия апа белән хәерле гомерләр кичерергә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев