Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Печәнгә төштеләр

Печән җыюда иң җаваплы чор июнь-июль айлары. Җәйнең санаулы көннәре печән әзерләү эшенә игътибарны арттыруны сорый. Җаваплыклары чикләнгән "Игенче", "Алан" ширкәтләрендә, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Сауш бүлекчәләрендә кышлыкка печән әзерләү эшенә беренчеләрдән булып керештеләр.

Районда барлыгы 11174 гектарда күпьеллык үлән мәйданнары бар. Шуның 893 гектары симәнә орлыгы өчен суктырылса, 10381 гектары терлек азыгы итеп алыначак. Бүген район буенча барлык чабылган мәйданның күләме 4800 гектар тәшкил итә. (Үтәлеш 46%). Бу эш җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә 67%, "Игенче" ширкәтендә 56%, "Сөт иле - Теләче"агрофирмасының Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә 85%, Ленин исемендәге бүлекчәдә 64% күләмдә башкарылган. Бүген районда барлыгы 1560 тонна печән (былтыргыга караганда 294%ка артыграк), 8170 тонна сенаж (былтыргыга караганда 2935ка артыграк) әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә 3 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Бүген безнең район терлек азыгы әзерләү буенча республикада сигезенче позицияне били. Өченче көн район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә булган җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә эшнең оештырылышы күпләргә үрнәк булырлык. Бертөркем механизаторлар печән җыю, ташу белән мәшгуль булса, икенчеләре аяз һава торышы булганда тизрәк сенаж чокырын тутыру җаен карый. Алар төрле машина-тракторда эшләүчеләр - Мидхәт Шәкүров, Генадий Назаров, Илнур Закиров, Наил Касыймов, Ренат Муллахмәтов, Илдус Сибгатуллин, Рафис Хәбибрамановлар. Басудан 50-55 процент дымлылык белән кайтарылган яшел массаны чокырда үзенең куәтле "ДжонДир" тракторы белән Зөфәр Шәйхетдинов таптатып тора. Басуда исә Полесье" комбайны белән үлән туратуда Марат Сибгатуллин белән Илнар Хәсәнов зур өлгерлек күрсәтеп эшлиләр, сенаж ташуда катнашучылар өчен өзеклек тудырырга тырышмыйлар.

8 июньнән башлап, районда яфрак азык җыю айлыгы игълан ителде. Бүген район буенча 43 тонна яфрак азыкәзерләнде. Бу эштә аеруча район финанс палатасы хезмәткәрләре, Шәтке, Югары Кибәхуҗа, Иске Җөри, Айдар, Үзәк авыл җирлекләре активлык күрсәтәләр.

Узган атнада район Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов берьеллык үләннәрне чабуны 1 июльгә кадәр төгәлләү бурычын куйды. - Бер генә көнгә соңарып чыгу да люцерна, клевер, тимофейка һәм башка үләннәрнең сыйфаты кимүгә китерәчәк. Ә сыйфатсыз ризык белән терлекләрдән мул продукция алуга өметләнү суга сәнәк белән язуга тиң. Терлекләрне тиешенчә ашатмый торып, республика күләмендә авыл хезмәтчәннәре алдында сөт, ит продукциясен арттыру турында куелган бурычны үтәп чыгып булмаячак. Күпьеллык үләннәрдән җәй дәвамында ике-өч тапкыр печән җыеп алуга да салкын карамаска кирәк, - диде ул ассызыклап.

Кайбер хуҗалыкларда печән әзерләү техникасының вакытында әзер булмавы һәм күпьеллыкларның картаюы сыйфатлы терлек азагы әзерләүгә комачаулык тудыручы беренчел фактор булып тора.

Район Сабантуе алдыннан терлек азыгы әзерләү буенча район хуҗалыкларының эшен тикшерделәр. Конкурс комиссиясендә төп бәя куючылар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре - Ренат Гатиятов белән Ирек Садыйков һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре - Илфар Баев, Хәмит Нәзиров, Рөстәм Шакирҗанов, Шәүкәт Котдусов иде. Конкурс кысаларында комбайннарның төзеклеге, паркларның торышы, хезмәтне саклау буенча тиешле чараларның үтәлеше, хезмәткә түләү тәртипләре, сенаж чокырларының торышы тикшерелде. Комиссия район хуҗалыкларында булып, иң яхшылардан дип җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендәге әзерлекне бәяләде. Һәм аларның эшчәнлегенә 145 баллы мөмкинлектән 143 бал бәя куелды. Җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте 140, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Сауш бүлекчәсе 135 бал җыйды.

Чәчүлекләр чүп үләннәренә (20100 гектар мәйданда эш башкарылган, эш үтәлеше узган елгыга караганда 130% ка артык)) корткычларга (7900 гектар мәйданда эш башкарылган, эш үтәлеше узган елгы белән чагыштырганда 79%) һәм авыруларга каршы ( 1600 гектар мәйданда эш башкарылган, эш үтәлеше узган елгыга караганда 29%) эшкәртелә. Шулай ук хуҗалыкларда игеннәрне яфрактан тукландыру эше дә дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 16 июнь көнне алынган мәгълүматларга караганда, 12700 гектар мәйданда игеннәр яфрактан тукландырылган иде..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев