Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Печәнгә төшәр чак җитте

Быелгы май яңгыры үләннәр үсешенә уңай шартлар тудырды. Шуңа да бүген басуларда күпъеллык үләннәрнең беренче каты өлгерде инде. Бүген-иртәгә хуҗалыклар печәнгә төшәчәк. Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә чәчүлекләрнең, күпъеллык үлән басуларын торышын караганнан соң муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов: - Үләнне яшь,...

Быелгы май яңгыры үләннәр үсешенә уңай шартлар тудырды. Шуңа да бүген басуларда күпъеллык үләннәрнең беренче каты өлгерде инде. Бүген-иртәгә хуҗалыклар печәнгә төшәчәк. Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә чәчүлекләрнең, күпъеллык үлән басуларын торышын караганнан соң муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов: - Үләнне яшь, сусыл һәм витаминга бай чагында чабарга кирәк! - дип белдерде. Шушы максаттан өченче көн район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасының төзеклеген карау максатыннан үзара тикшерү үткәрелде. Аны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән районыбыз белгечләре үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев