Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Полиция кыш бабае котлады

Шушы көннәрдә Полиция Кыш бабае, Кар кызы авыр гаиләләрдә яшәүче балалар янында кунакта булды. Җирлегебездә шундый 15 гаилә бар. Аларда 33 бала тәрбияләнә. 10 ел дәвам итүче акция инде матур традициягә әйләнде. Агымдагы елның 16 декабреннән старт алган акция 2016 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Район полиция бүлегендә эшләүче...

Шушы көннәрдә Полиция Кыш бабае, Кар кызы авыр гаиләләрдә яшәүче балалар янында кунакта булды. Җирлегебездә шундый 15 гаилә бар.

Аларда 33 бала тәрбияләнә. 10 ел дәвам итүче акция инде матур традициягә әйләнде. Агымдагы елның 16 декабреннән старт алган акция 2016 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Район полиция бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр үзләре акча җыеп, яңа ел күчтәнәчләре тутырды. «Акциянең төп максаты - балигъ булмаганнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, көнкүрештә җинаятьчелеккә каршы профилактика эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, аз керемле гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү», - диде Теләче эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясенең өлкән инспекторы Резидә Нәҗмиева.

Алга авылында яшәүче Степановлар гаиләсендә дә Кыш бабай, Кар кызы булды. Людмила ханым 5 бала тәрбияләп үстерә. Аның кечкенә баласына 1 яшь тә 6 ай гына. Калган 4 баласы мәктәп яшендә.

Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәр авылда бар диярлек. Үзәк бистәсендә яшәүче Ольга Узелкова бүгенге көндә 3 бала тәрбияли. «Ике улыма, кызыма Полиция Кыш бабае, Кар кызы бәйрәм рухы өстәде. Ел саен безгә кунак булып килгәнлектән, аларны без быел да көттек. Әлеге акцияне матур традициягә әйләндергәннәре өчен полиция бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтлебез», - диде ул.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев