Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Президент программасы - гамәлдә

Исегездәдер, узган ел республикабызда, шул исәптән районда да күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” дип исемләнгән һәм биш елга исәпләнгән яңа программа старт алган иде.

Моңа республика халкының мөрәҗәгате сәбәпче булды. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башлангычы  белән тормышка ашырыла башлаган әлеге программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан зур яклау тапты һәм ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына - “Бердәм Россия” Бөтенроссия фракциясе әгзъларына күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү һәм матурлау буенча максатчан программа әзерләү бурычын куйган иде. Алай гына да түгел, ул барлык төзекләндерү һәм матурлау эшләре күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән килешенеп, аларның фикере дә исәпкә алынган хәлдә эшләнергә тиешлеген ассызыклап үткән иде. Әлеге уңайдан, нәкъ бер ел элек, районда күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча фикерләр алышу өчен халык белән очрашулар үткәрелде. Бу җыеннарда чараны оештыручылар күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә ишегалдының картасын тәкъдим итте, һәркемгә анда үзенең фикер-тәкъдимен язып калдыру мөмкинлеге тудырылды. Очрашу барышында район җитәкчелегенә, чараны оештыручыларга сораулар да, тәкъдимнәр дә күп бирелеп һәм әйтелгән иде. Халыктан алынган тәкъдимнәр системага салынып, әлеге ишегалды биләмәсен төзекләндерү проектын эшләү өчен, республика Хөкүмәтенә юлланды. Эш әнә шулай этаплап алып барылды.

Шунысы сөенечле,  бу көннәрдә әлеге программа нигезендә районда урнашкан бериш күпфатирлы йортларның ишегалларында төзекләндерү эшләре тулы куәткә бара. 28 июль көнне  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Хәмидуллин җитәкчелегендәге комиссия Теләче авылының Дальная урамындагы 1,1а, Ленин урамындагы 68а, 91 номерлы күпфатирлы йортларның ишегалларында барган төзекләндерү эшләренең барышы, башкарылган эш күләме һәм сыйфаты белән танышты, әлеге йортларда яшәүчеләр белән очрашып сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев