Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Президент ветераннар белән

21 февраль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләре тапшырды. Казан Кремленең тантаналар залында үткән чарада райондашыбыз, Субаш авылында яшәүче сугыш ветераны Иван Иванович Егоров (рәсемдә) та катнашты.

- Җиңү безгә бик авыр бирелде. Республикабыздан 700 меңнән артык кеше фронтка китә. Аларның яртысы диярлек туган якларына әйләнеп кайта алмый, - дип башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләде, аннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына атап чыгарылган юбилей медальләрен тапшырды.
Бу көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чараны да тамаша кылды сугыш ветераннары. Биредә Әфганстан сугышы, хәрби хәрәкәт, хәрби хезмәт ветераннары һәм хәрби хезмәткәрләр катнашты. Районыбыздан хәрби хәрәкәт ветераннары Рәис Нуретдинов, Айдар Галимҗанов, Илнур Абдуллин, Ильяс Нәҗмиев, Альберт Нуруллин, Александр Казаковлар да булды биредә. Тантаналы өлештән соң Нәҗип Җиһановның «Җәлил» опера-поэмасы күрсәтелде.
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X