Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кояшлы матур көндә

Чаңгыда тимераяк алымы белән җилдерүче яшьләребезне күрү үзе үк күңелле. Аларның узышы күзгә рәхәтлек бирә, кызыктыра, йөрәкне җилкетә, күңелдә ак көнләшү хисе тудыра.

17 гыйнвар көнне Теләче чаңгы базасында район беренчелегенә үткәрелгән ярыштан әнә шундый хисләр кичереп кайттым. Зәмһәрир суыклар, күз ачкысыз бураннардан һәм көтелмәгән җылылыктан соң беренче кояшлы кышкы матур көн иде ул.
Яңа сезонның тәүге ярышы да иде бу. Чаңгычыларыбызны әлеге бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты житәкчесе Айдар Мирсәетов белән аның ярдәмчесе Илдар Миңнегулов тәбрикләп, кышкы спорт сезонының уңышлы үтүен теләделәр.
Ярышта барлыгы 148 кеше катнашты. Бу очракта райондашларыбызның чаңгы спорты белән активрак шөгыльләнүен һәм ярышларда күбрәк кеше катнашуын гына телисе кала. Алдагы ярышларда оешма-предприятие җитәкчеләре дә, авыл җирлекләре башлыклары да актив катнашыр, үз хезмәткәрләрен, авыл халкын активлыкка өндәр, нәтиҗәле оештырырлар дигән ышаныч бар. Күргәнебезчә, бу юлы массакүләм катнашу күзәтелмәде. Гәрчә районның мәгълүмат чараларында алдан хәбәр ителеп, ярышлар оешкан дәрәҗәдә уздырылса да.
Хәзер табигатьтә кыш уртасы. Димәк, җилдереп чаңгыда, тимераякта шуар чак, актив ял чоры. Әлеге мөмкинлекне тулысынча файдаланып калыйк. Кичләрен саф һавада чаңгыда йөреп керүгә ни җитә?!
Әлбәттә, чаңгы спорты белән даими шөгыльләнүчеләр бу юлы да җиңүчеләр сафында булдылар. Мәсәлән, укучылар арасында Иске Җөри урта мәктәбеннән Рамилә Сәүбәнова, Олы Мишә урта мәктәбеннән Алия Мифтахова, Олы Нырсы урта мәктәбеннән Чулпан Гарифуллина, Теләче урта мәктәбеннән Динар Бәшәров, Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Рәдиф Камалиев, Тимур Шәкүров, 35 яшькә кадәр булган хатын-кызлар арасында Теләче урта мәктәбе укытучысы Зөлфия Сәләхова, Лесной урта мәктәбе укучысы Ландыш Гайбадуллина, Олы Нырсы урта мәктәбеннән Гүзәлия Галиева, 35 яшьтән югары булган хатын-кызлар арасында район газ хуҗалыгыннан Гөлнара Мәүләвиева, Айдар авыл җирлегеннән Феодосия Давыдова, Теләче мәдәният йортыннан Рәмзия Шәймәрданова, 40 яшькә кадәр булган ир-егетләр арасында "Фәтхуллин" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Фердинант Шәмсиев, Иске Җөри авыл җирлегеннән Шәфәгать Сәүбәнов, Айдар авыл җирлегеннән Тимур Такранов, 40 яшьтән югары булган ир-егетләр арасында район газ хуҗалыгыннан Альберт Мөбәрәков, Илсур Галимов һәм Теләче урта мәктәбе укытучысы Рәсип Гатиятовлар турнирның җиңүчеләре булып танылдылар. Иске Җөри, Олы Нырсы, Айдар авыл җирлекләре, Теләче урта мәктәбе һәм район газ хуҗалыгы спортчылары ярышка зур әзерлек белән килгәнлекләрен күрсәттеләр. Азактан җиңүчеләр Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев