Теләче Информ

Кыш бабай чаналы атларда килде

Кышкы каникулда туган авылларында һәм күрше -тирә авылларда яшәүче балаларга Чыршы бәйрәме оештырып, зур савап күрсәткән бертуган Рөстәм һәм Самат Мөхәммәтшиннар Кыш бабай белән Кар кызының ерак котыптан чаналы атларда килүчеләр образын тудырырга тырышты. Бәйрәмгә килгән балалар һәм әти-әниләр аларны әнә шундый кыяфәттә каршы алды да инде.

Сер итеп кенә әйтәбез: Кыш бабай ролен без фермер буларак танып белгән Рөстәм Мөхәммәтшин үтә дә килешле итеп башкарды. Алар Кар кызы (Гөлфия Мөхәммәтшина) белән өч сәгать барган тамаша дәвамында ихлас күңел белән эшләделәр, ару-талуның ни икәнен дә белмәделәр. Әлеге төбәк балалары, әниләре, әбиләре рәхәтләнеп ял итсен өчен тамашаны алып баручылар Миләүшә Нәҗипова белән Сөмбел Низамова, Рамилә Гасыймова (Куян), Әминә Гайфетдинова (Убырлы), җигүле атларда җилдерүче Җәүдәт Хаҗиев, гармунчы Алмаз Җәббаровлар тырышлыкларын кызганмадылар. Бәйрәм барышында балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә төрледән-төрле иҗади бәйгеләр үткәрелде. Әниләр, әбиләр кыстатып тормадылар, җырлы-биюле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Ә балалар турында әйтеп тә торасы юк. Нинди генә номинацияләрдә чыгыш ясамадылар? Бәйрәмнән аларның берсе дә бүләксез китмәде. Өстәвенә, аларның күңелен Казаннан килгән клоун-помпушка Алинә Осипова белән җырчы егет Илшат Сәләхиев күрде. Бәйрәм азагында без әти-әниләрнең дә фикерен сорашырга булдык.
Айзилә Муллахмә-това, Олы Мишә авылыннан:
- Чыршы бәйрәме бик ошады. Бәйрәмгә ике балам белән килдем. Ул елдан-ел популярлаша, яңа бизәкләр белән байый. Оештыручылар аңа ел да бер яңалык кертергә тырыша. Мәсәлән, быел Кыш бабай белән Кар кызы чаналы атларда килде. Алдагы елларда да әлегедәй күркәм бәйрәмне күрергә язсын.
Әлфирә Заһидуллина, Баландыш авылыннан:
- Бертуган Мөхәммәт-шиннарга рәхмәттән башка сүз юк. Ел да алар әнә шулай зур бәйрәм ясап, төбәгебез балаларын сөендерәләр. Бу бәйрәмдә һәрбер бала үзен күрсәтә ала һәм бүләксез дә калмый.
Рузилә Мусина, Екатеринбург шәһәреннән кунакка кайтучы:
- Очраклы рәвештә генә әлеге бәйрәмгә килеп эләктек. Искиткеч бәйрәм булды бу. Бик күп Чыршы бәйрәмнәрендә булганым бар, мондый күңеллесен күргән юк иде әле. Туган җирдән еракта яшәүчеләр өчен ул аеруча тансык. Бездә алар рус телендә үтә, балаларым рус телле бәйрәмнәрдә җырлап, биеп үсте. Бу яктан Баландыш, күрше авылларның балалары чиксез бәхетле.
Халкыбызда: "Ятим баланың башыннан сыйпап куйсаң да савап", - дигән әйтем бар. Ятим булмасалар да, әлеге бәйрәмгә килгән балалар сөенече мең савапка тиңдер. Балаларны тагын, тагын да сөендерергә язсын бу киң күңелле егетләргә. Баландыш төбәге балаларының күңелен күрә белгән бертуган Мөхәммәтшиннарга олысы-кечесе зур рәхмәт әйтеп таралышты. Халык рәхмәтеннән дә кадерле бәя юк, минемчә.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: