Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Һәр гаилә - кечкенә бер дәүләт

Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова билгеләп үткәнчә, законлы никахлашу көне - һәр яшь кеше тормышының гүзәл вакыйгасы, Һәр гаилә - кечкенә бер дәүләт гомергә истә калырлык кабатланмас бәйрәме.

Һәр гаилә кечкенә бер дәүләт диләр. Әлеге дәүләтнең ныклыгы, тотрыклыгы биредә яшәүчеләрнең бер-берсенә булган ихтирам-хөрмәте, акыллы фикер йөртүе, биргән вәгъдәләренә тугрылыкларына нык бәйләнгән. Әлбәттә, бер-береңне аңлау, санлау, яклау-саклау кебек кыйммәтләр дә өстәлә. Шунысы игътибарга лаек, 2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы буларак, быелгы тәүге никахлашу тантанасы татар телендә алып барылган. Шушы үрнәктә районыбызның матур, нык, тотрыклы гаиләләр саны артканнан-артса иде. Әнисә Хатыйп кызы әйткәнчә, 2020 елда 62 пар гаилә корган. 2019 елда исә 72 пар үзләренең никахын рәсмиләштергән булган. Яңа ел бәйрәмнәрен шундый изге теләкләр белән каршылап башлап җибәрсәк тә, райондашларыбыз арасында аерылышучылар очрап тора. Мисал өчен, 2020 елда аерылган парларның саны 25 булган. Ә 2019 елда бу күрсәткеч 20 генә иде. “Безнең тормышта өйләнешүләргә генә түгел, аерылышуларга да урын бар. Бу табигый күренеш. Шунысы кызганыч, бу адымга бер, ике ел яки берничә ай гына яшәп алганнан соң баручылар да бар. Без аларны шундук, ягъни гариза язып килгән көнне үк аермыйбыз. Уйланырга, кайнар хис-тойгылардан арынып торырга киңәш итәбез. Арада билгеле бер вакыттан соң дуслашып, бергә яшәп китүчеләр дә була”, - ди Әнисә ханым. 2020 елда районда 145 бала туган, шуның 80е район үзәк хастаханәсендә, 65е Казан шәһәре бала тудыру үзәкләрендә дөньяга аваз салган. 2019 елда 196 кешенең үлү акты теркәлгән. 2020 елда үлүчеләр саны 193 булган. 2020 елда районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Шуңа күрә дә узган елның ноябрь аеннан башлап, гражданлык хәле актларын теркәү тантаналары үзенә тартып торучы әлеге матур, якты бинада уза башлады. Исегезгә төшерәбез, моңарчы әлегедәй тантаналар район мәдәният йорты фойесында узды. 2020 елда районда беренче пар буларак никахларын рәсмиләштергән Ризәлә белән Фәннүр Шәмсетдиновларга һәм 100 нче бала булып туган Айтуган Ибраһимовка (Түбән Саурыш) Татарстан Республикасы Президенты исеменнән килгән, Татарстан Республикасы логотибы төшерелгән Тәбрикләү хаты, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган юбилей билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X