Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рамазан шәриф - изге гамәлләр ае

10 июнь "Хәкимова" шәхси предприятиесенә караган "Маяк" кафесына җирле мөэмин-мөселманнар җыйналды. Елдагыча, Ураза тотучы дин кардәшләребезне ифтар мәҗлесенә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм ифтар табынының химаячысы Хәмит Хәкимов дәште. Хәмит Габделхәй улы өчен бу көн икеләтә куанычлы көн иде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов аны туган көне белән котлап,...

10 июнь "Хәкимова" шәхси предприятиесенә караган "Маяк" кафесына җирле мөэмин-мөселманнар җыйналды. Елдагыча, Ураза тотучы дин кардәшләребезне ифтар мәҗлесенә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм ифтар табынының химаячысы Хәмит Хәкимов дәште. Хәмит Габделхәй улы өчен бу көн икеләтә куанычлы көн иде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов аны туган көне белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде, истәлек бүләге тапшырды.

Без килгәндә, "Маяк" кафесына төрле авыллардан мөлаем абыстайлар. аксакаллар, бертөркем җитәкчеләребез һәм динле яшьләребез җыйнала башлаган иде. Бу көнне төрле күңел ачу, туйлар һәм туган көннәр үткәрү урынына да нур иңде сыман. Райондагы күпчелек мөселманнарның бердәм булып, бер урынга җыйналуына күңел сөенде. Изге Рамазан аенда дин кардәшләребезне әлегедәй мәҗлескә җыю күркәм традициягә әйләнде.

Бу көнне Теләчебездә кунак булган ТР Диния Назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бу уңайдан хуплау сүзләрен җиткереп: " Теләче районында ел саен ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килүен яхшы беләм. Инша Аллаһ, алга таба да җитәкчелеккә халык белән бер-берсен аңлап, булган йолаларны саклап, аны тагын да баетып, матурлап, Теләче халкына уңайлыклар тудырып яшәтергә язсын!" - диде.

Барлык кунаклар да җыйналгач, икенче катка күтәрелдек. Биредә залны икегә бүлеп, ир-атлар һәм хатын-кызларга намаз уку урыннары тәгаенләнгән. Күңел иркен булса, кайда да сыеп була. Беренче карашка кысан булып тоелган урынга ике йөзләп кеше сыйды да бетте.

Мәҗлесне Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев башлап җибәрде. Аннары сүзне район җитәкчесе Илдус Зарипов алды. Ул барлык райондашларыбызны Изге Рамазан ае белән котлап: "Аллаһы Тәгаләгә, бер-беребезгә якынаек, күңелләребез чиста-пакъ булсын. Без бергә, бердәм булырга тиеш," - диде. Азактан ул мондый чараларның алга таба да булачагын әйтеп узды.

Ифтар мәҗлесенә кунак булып килгән Камил хәзрәт Сәмигуллин күркәм мәҗлеснең ни дәрәҗәдә саваплы һәм кирәкле икәнен аңлатып, йөрәкләргә һәм аңнарга үтеп керердәй вәгазь сөйләде. Вәгазьдә ул акылны тәрбияләү һәм нәфес корбаны булмау турында әйтте. Рамазан аеның саваплары турында тәфсилләп аңлатты, һәр сүзен күңелгә үтеп керердәй, тормыштан алынган мисаллар белән беркетте. " Рамазан ае ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен, вафатларның кадерен белә торган, изгелек эшли торган ай. Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган. Уразаның мәгънәсе нидән гыйбарәт соң? Ураза сүзе "тыелу" дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше, таң атканнан алып, кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд саллааллаһу галәйһи сәсәллам: "Кем уразалы була торып та, ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк", - дигән, ягъни үзен мөселман дип санаган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл әхлакка, гүзәл холыкка омтылырга тиешбез. Без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.

Раббыбыз ураза тотарга һәм гөнаһлы эшләрдән тыелырга, күңелләребезгә миһербан биреп, изге гамәлләр кылырга ярдәм итсен иде. Олы җанлылык күрсәтергә, мохтаҗларга, ятим-нәргә, инвалидларга, ялгыз картларга ярдәм кулы сузарга насыйп булсын. Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап уннан алып 700 мәртәбә артыграк. Пәйгамбәребездән килеп ирешкән хәдистә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Ураза гыйбәдәте - Минем ризалыгым өчен. Аның әҗерен үзем бирермен."

Камил хәзрәтнең вәгазен йотлыгып тыңлаган халык вакытның ничек тиз үтеп киткәнен сизми дә калды. Ифтар вакыты якынлашты. Дин кардәшләребез саваплы җимеш белән авыз ачып, аннан бергәләп ахшам намазын укыды. Намазга кадәр райондашларыбыз Камил хәзрәткә үзләренең сорауларын бирде, барысы да имам авызыннан җавап алып калырга тырышты. Аннары кунакларны ифтар табынына дәштеләр.

Рамазан ае - сөенеч ае. Аллаһы Тәгалә авыз ачканда сөендерә, ахирәттә үзенең җәннәте белән шатландыра диләр. Амин шулай булсын. Бу көнне бирегә җыйналган мөэминнәрнең дә йөзендә сөенеч нурлары балкыды. Ә мәҗлес барганда, урамда мул булып җылы яңгыр яуды. Гүя, Аллаһы Тәгалә табигатебез аша шифалы яңгыр белән дин кардәшләребезнең бергә саваплы мәҗлескә җыйналуына сөенде. Мондый саваплы чараларның күбрәк булуын теләп, яңгырын бүләк итте.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев