Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Район Советы сессиясендә

Бүген, ягъни 24 февраль көнне, район мәдәният йортында район Советының 2020 ел йомгакларына багышланган VII нче сессиясе булып үтте.

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Садриев белән Азат Җиһаншин, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, республика министрлыклары һәм башка ведомстволар вәкилләре, районыбыз биләмәсендә урнашкан эшмәкәрлек субъектларын гамәлгә куючылар катнашты.

Әлеге эшлекле сөйләшү алдыннан районыбыз кунаклары быел республика программасы нигезендә төзекләндерелгән район ветеринария  берләшмәсе бинасын ачу тантанасында катнаштылар. Ишек алдына эленгән кызыл тасманы кисәр алдынннан муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясап, төзекләндерелгән бинаның район халкына озак еллар дәвамында игелекле хезмәт итүен һәм биредә көнне төнгә ялгап эшләүче ветеринарларга (мал табибларының һәм санитарларның эш сәгатьләре белән билгеләнми, кем әйтмешли, аларны тавык та чүпләп бетерерлек түгел)  киләчәк эшләрендә уңышлар теләделәр.

Район Советының VII нче сессиясе муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның  2020 ел йомгакларына багышланган күләмле чыгышы белән белән башланып китте. Ул үзенең чыгышында районның 2020 елдагы социаль-икътисадый үсешенә тирән анализ ясады, 2021 елга бурычлар билгеләде. 

Доклад буенча фикер алышуларда җавплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте” җитәкчесе Рафис Яхин белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов катнашты. Район Советы сессиясендә йомгаклау сүзе белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чыкты.

Азактан, тантаналы шартларда бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Аларны ияләренә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды.

Район Советының VII сессиясе турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев