Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Районда иң өлкән әбине котладылар

Районның иң өлкән кешесе - Олы Кибәхуҗа авылында яши. Шушы көннәрдә Разыя Бикчәнтәевага 105 яшь тулды. Юбилярны тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек...

Районның иң өлкән кешесе - Олы Кибәхуҗа авылында яши. Шушы көннәрдә Разыя Бикчәнтәевага 105 яшь тулды. Юбилярны тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин килде.
Алар Разыя апага саулык, сәламәтлек, тыныч картлык теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Разыя апа Бикчәнтәева Олы Кибәхуҗа авылында улы Равил абый тәрбиясендә яши. Тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергән. Бүген 8 оныгы, оныкчыгы бар. Күрше авылда яшәүче кызы Рабига әнисенең хәлен белеп, ярдәмләшеп яши. Разыя әби 100 яшенә хәтле телевизор караган. Аеруча, хоккей уенында шайба куып йөргәннәрен күзәтергә яраткан. Вакытлы матбугат белән танышып барган. Хәзер дә бөтен кешене таный. Начар ишетә генә.
1934 нче елга кадәр - колхозда, аннары Олы Кибәхуҗадагы тегү әртилендә эшләгән Разыя апа. Гомере хезмәттә узган әбинең. 103 яшендә дә улына бакчада бәрәңге чүпләшкән. Камыр ризыклары пешергән. «Хәзер дә безне барлап кына тора, кырыслыгы да кимемәде»,- ди елмаеп Равил абый. Үз сүзендә торучы әби, улы яңа йорт эшләп чыккач та, «Камыр ризыклары пешерергә миче юк, чыкмыйм», - дия. Равил абый шуннан соң йортка зур мич чыгара.
Районыбызның иң өлкән кешесе Разыя әби, сәламәт яшәү рәвеше алып барган. Ризыкны тозлы итеп пешермәгән: «Кирәк кеше тоз өстәп ашар», - дия торган була. Чәйгә дә шикәр салмаган, карлыган кайнатмасы белән генә эчкән.
Разыя апаның 11 туганы була, якыннары, әти- әниләре дә бакый дөньяга иртә күчә. «Ходай миңа якыннарымның да гомерен биргән күрәсең, бик бәхетле тыныч картлык кичерәм», - ди йөзъяшәр әби.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Илнар Хәнипов
фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар