Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Районда урып-җыю эшләре ничек бара? Журналист тикшерүе (+фотолар)

Бу көннәрдә гел басу-кырлар, икмәк турында сөйләшә башладык. Шулай булмыйни, узган атнада игенче-механизаторларыбыз уракка төште, ләбаса. Бүген алар өчен һәр минут санаулы. Әрәмгә үткән минутлар кыйммәткә төшәргә мөмкин. Чөнки август аеның нинди буласын берәү дә әйтә алмый. Шөкер, әлеге хакыйкатьне җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәтеннән тыш, башка хуҗалыкларда һәм бүлекчәләрдә дөрес...

Бу көннәрдә гел басу-кырлар, икмәк турында сөйләшә башладык. Шулай булмыйни, узган атнада игенче-механизаторларыбыз уракка төште, ләбаса. Бүген алар өчен һәр минут санаулы. Әрәмгә үткән минутлар кыйммәткә төшәргә мөмкин. Чөнки август аеның нинди буласын берәү дә әйтә алмый.

Шөкер, әлеге хакыйкатьне җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәтеннән тыш, башка хуҗалыкларда һәм бүлекчәләрдә дөрес аңлыйлар. "Тукаш" ширкәте җитәкчелегенә һәм игенче-механизаторларына урып-җыю эшләренең темпын бермә-бер арттырасы, эш оештырылышын тамырдан үзгәртәсе бар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 июль көненә алынган мәгълүматларга караганда, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә игеннәрнең - 24, "Таң" ширкәтендә - 21, "Игенче"дә - 17, "Агролак" ширкәтендә - 14 процентын җыеп алырга өлгергәннәр. Бер гектардан җыеп алынган уңыш чыгышы "Алан"да - 31,9, "Таң" ширкәтендә - 23,7, "Игенче"дә - 34,7, "Агролак" ширкәтендә 23,8 центнер тәшкил итә.

25 июль көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Теләче Агро", "Агролак" ширкәтләре басуларында йөреп, ындыр табакларында булып, 2016 ел урагының барышы белән танышып кайттык. Шунысы сөенечле, Һәркайда кызу эш кайный, икмәк муллыгы да күңелне үсендерә. Аеруча "Агролак" ширкәтендәге эшнең оештырылышы күңелгә хуш килде. Биредә урак белән төзелеш эшләрен дә параллель рәвештә алып баралар.

Мәсәлән, амбар хуҗалыгында яңа ашлык киптерү җайланмасы монтажлана, берьюлы берничә терлек торагы ремонтлана. Ә ындыр табагында мәктәп укучылары, укучы яшьләр һәм апайлар ут уйната. Басудан кайткан икмәк, беренчел эшкәртү буларак, алар кулы аша уза. Чистартылган икмәкнең бер өлеше складка озатылса, икенче өлеше симәнәгә салына. Бу эштә Шәтке авыл җирлегенең МТЗ - 82 тракторын иярләүче Мулланур Галләмов белән ГАЗ -53 автомобилендә хезмәт куючы Роберт Мөхәммәтҗановлар зур өлгерлек күрсәтәләр.

Басуда исә "Джон Дир" комбайны белән турыга арыш сугучы тәҗрибәле комбайнчы Илфат Габдуллин белән гапьләшеп алдык. Иген муллыгыннан куанычы эченә сыймый Илфатның.

- Икмәк бар, фәкать түкми-чәчми җыеп алырга гына кирәк. Калганы бездән һәм Ходайдан тора, - диде ул. Әлеге булдыклы ир-егет 145 тонна икмәк суктырып алырга өлгергән инде. Чиста эшли Илфат. Артыннан ник бер бөртек, салам кисәге төшеп калсын! Шулай булмыйни, комбайнын узган көздә үк ремонтлап куйган иде ул.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев