Теләче Информ

Һәрбер Ана хакында китап язарлык

Әни... Әнкәй дип әйтер кешең булу - үзе зур бәхет бит ул... Бу ялларда бик күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көнен билгеләп уздык. Шимбә, 28 ноябрь көнне район мәдәният йортында узган тантаналы чарага да районыбызның төрле тармакларында эшләүче кадерле, газиз әнкәйләребез чакырулы иде. Ап-ак шәл бөркәнгән әбиләр, апалар, гүзәл ханымнар...

Әни... Әнкәй дип әйтер кешең булу - үзе зур бәхет бит ул... Бу ялларда бик күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көнен билгеләп уздык. Шимбә, 28 ноябрь көнне район мәдәният йортында узган тантаналы чарага да районыбызның төрле тармакларында эшләүче кадерле, газиз әнкәйләребез чакырулы иде. Ап-ак шәл бөркәнгән әбиләр, апалар, гүзәл ханымнар утыра залда... Тантаналы чара барышында район башлыгы Илдус Зарипов та барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрикләп узды.

- Юкка гына аналарны Җир-Ана, Ватан-Ана дигән төшенчәләр белән тиңләмиләр. Сез безгә тормыш бүләк иткән, безне бишектән башлап, үзебез әти-әни булганчы тәрбияләп, өлкәнәйгәч тә безне кайгыртып торучылар. Җир йөзендә сугышлар булмасын, илләр тыныч булсын, бала хәсрәтләре күрергә язмасын.
Бүгенге очрашуга безнең якташыбыз, танылган татар язучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, 41 китап авторы Фәүзия Бәйрәмова да килгән иде. Фәүзия ханым Алан, Олы Мәтәскә урта мәктәпләрендә, район үзәк китапханәсендә, Теләченең "Ихлас" мәчетендә очрашулар үткәрде. Яңа басылып чыккан "Ана" китабының язылу тарихы, геройларның язмышы белән таныштырды.
- Безнең һәрберебезнең әнисе турында китап язарлык, бигрәк тә авыр сугыш елларында, ачлык вакытларында яшәргә көч тапкан, балаларын үлемнән саклап калган аналар турында. Бу китап - мәшһүр язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе хакында. Ул милләте буенча татар, Кукмара якларыннан, ирен кулга алганнан соң, дүрт баласы белән Кыргызстан якларына китә. Иманын да сатмаган, тәнен дә сатмаган, динен, милләтен саклап калган олугъ Ана ул.
Фәүзия ханымның сөйләгән һәр сүзе алтын бәясенә тиң, аны тыңлап торган саен үзеңдә ниндидер яңа дәрт, алга таба яшәргә көч табасың. Кайчандыр, 12 яшендә авылдан чыгып киткән гади авыл кызы - бүген татар халкының яраткан язучысы, милләтебез каһарманнарын дөньяга танытучы. "Бу очрашуга якташыбыз Фәүзия Бәйрәмованың килүе тикмәгә генә түгел, укучыларга үз иҗаты хакында сөйләсә, мөслимәләр алдында Ислам дине тарихы, халкыбызның горур хатыннары язмышы белән таныштырды. "Ана" китабындагы төп герой аша ул барлык әниләргә мәдхия җырлый", - диде Талия Зиннәтуллина.
Фәүзия ханым район башлыгы Илдус Зариповка китабын бүләк иткән вакытта да: "Безнең әниләребез турында да шундый китаплар чыгарылсын иде",-дип кулын кысты.
Соңыннан, район сәхнәсендә мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары тарафыннан Мансур Гыйләҗевның "Яра" спектакле куелды. Әлеге спектакль "Идел-йорт" халык театрлары коллективлары арасында узучы фестивальдә катнашып, "Гран-При"га ия булды! Алар 14 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында кабат сәхнәгә чыгачак.
Сәхнәдә Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорлар... Зөләйха карчык дүрт улын сугышта югалтып, акылына җиңеллек килә башлавын, Җамал карчыкның улын көтә-көтә күзләре сукыраеп калса да, өметен югалтмыйча һаман көтүен тамаша залындагылар елый-елый карады. Безнең җирлектән дә улларын яу кырына озатып, чәчләренә чал кереп, вакытсыз картайган, улларын көтеп бетерә алмыйча якты дөнья белән хушлашкан Аналар күпме?! Аларның рухларына дога булып барып ирешсен, әнкәйләребезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, балаларының игелеген күреп яшәүләрен телик.
Алсу Җиһаншина
Фотоларда: 1. Фәүзия Бәйрәмова Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары белән;
2. "Яра" спектакленнән бер күренеш.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: