Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Референдум җилләре яки киләчәкне кайгыртып

2015 ел авыл җирлекләре өчен аеруча җаваплы ел булыр дип әйтсәк, ялгыш булмас. Чөнки, 2014 нче елның 29 июнендә үткәрелгән җирле референдум нәтиҗәсендә җирлекләргә халык ышанычын акларга туры киләчәк.

Төгәлрәк әйтсәк, халыктан җыелган үзара салым хисабына төзекләндерү, яңарту эшләре алып барылачак. Күпләр референдумның нигә кирәк булуын һәм ни өчен үткәрелүен әле дә аңлап бетерми булса кирәк. Чөнки Теләче авыл җирлеге буенча халыктан үзара салымның бүген нибары 58 проценты гына җыелган.
- Авыл җирлекләрен-дә салым җыю 100 процентка үтәлеп бара, ә Теләчедә бу эш никтер аксый, - ди Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, - үзара салымнан кергән акча, бары тик планга кертелгән эшләрне башкару максатында гына тотылачак. Дәүләт бер сум акчага өстәп тагын дүрт сум бирә. Безнең район җирлегендә һәр балигъ булган гражданга үзара салым 250 сум күләмендә билгеләнде. Теләче авылы буенча үзара салым 750 мең сум җыеп алынырга тиеш. җыелган 750 мең сумга Дәүләттән дүрт тапкырга артыграк акча өстәлгәч, сумма 3 миллион сумны тәшкил итәчәк.
- җыелган акчалар нинди максатларда тотылачак?
- Башкарасы эшләр шактый. Теләче авылында Тюлячка инешен төзекләндерү, Теләче, Ачы, Екатериновка, Комаровка авылларын су белән тәэмин итү трассасын ремонтлау күздә тотыла. Шулай ук Комаровка, Екатериновка авылларының көнчыгыш өлешендәге чишмәләр дә ремонт таләп итә. Ачы, Екатериновка, Теләче авылының Кирова, Белова урамнарында урнашкан күперләр дә төзекләндерүне көтә.
- Ни өчен районда үзара салым җыю шулай сүлпән бара икән? Югыйсә үзебез яшәгән җирлек өчен бит...
- Сәбәпләр төрле. Берәүләр җыелган акчаларның максатчан файдаланмавында шикләнсә, икенчеләр акча җитмәүчәнлеккә сылтый. һәр ике очракта да халыкны аңларга була. Ышаныгыз, акчалар банкта аерым счетта саклана һәм алар бары тик планга кертелгән эшләр өчен генә тотылачак. Теләче авыл җирлеге хезмәткәрләре үзара салымны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алу максатыннан өй саен йөреп белдерү хатлары (уведомление) таратты. Күп эшләр, оешма, учреждениеләр белән эшләнелә, без үз чиратыбызда оешмаларга, аларда эшләүче хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзалары теркәлгән исемлекләрне тараттык.
- үзара салымны кая һәм ничек түләргә мөмкин?
- үзара салым түләү-ләрен Теләче районы, Олы Тау Башы урамы 5нче йорт адресы буенча урнашкан Теләче авыл җирлегенә яки "Ак Барс" банк кассаларында түләргә мөмкин. Шулай ук район оешма җитәкчеләренә, халыкка яңадан бер кат мөрәҗәгать итәсем килә, үзара салымны җыюда алга таба да сезнең ярдәмегез кирәк. Тырышып, бергәләп эшләсәк кенә, барысына да ирешеп булачак.
әңгәмәдәш - Лилия Кыямова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев