Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россиядә авыруларның туганнарына реанимациягә керергә рөхсәт ителә

Дәүләт Думасы авыру кешеләрнең якыннарының реанимациядә яки интенсив терапия бүлегендә булу хокукы турындагы законны кабул итте.

Дәүләт Думасы сишәмбе көнне соңгы, өченче укылышта авыру кешеләрнең туганнарының һәм якыннарының реанимациядә яки интенсив терапия бүлегендә булу хокукы турындагы законны кабул итте. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Закон Николай Герасименко җитәкчелегендәге депутатлар төркеме тарафыннан Дәүләт Думасы каравына тәкъдим ителде һәм 2018 елның июлендә үк беренче укылышта кабул ителде.

Закон пациентларның туганнарына һәм законлы вәкилләренә интенсив терапия бүлекләрендә һәм реанимация бүлекләрендә була алу хокукын бирә.

«Якын кешеләре тормышындагы авыр мизгелләрдә ата-аналарның, ир белән хатынның, балаларның алар белән янәшә булу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Закон проекты озак вакытлар Сәламәтлек саклау министрлыгы белән эшләнелде һәм бүген без килешенгән позициягә чыктык дип әйтә алабыз. Якын арада аны кабул итә алырбыз дип ышанам», - дигән иде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Фото: https://pixabay.com | 1662222

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X