Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Россиядә ташлама һәм пособиеләр билгеләү процедурасы гадиләштерелде

Моның өчен төбәкләр Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасыннан файдалана башлаячак.

Сишәмбедән гражданнарга төрле социаль ярдәм чаралары билгеләргә һәм тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә торган закон үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Парламентская газета»га сылтама белән хәбәр итә.

Моның өчен төбәкләр Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасыннан файдалана башлаячак.

Түрәләр ел башында ук аннан файдалану мөмкинлегенә ия булса да, аларның ташлама билгеләү һәм пособие бирү өчен әлеге мәгълүматларны куллану хокукы юк иде. Мәгълүматларны кулдан җыярга яки кешеләрдән документларны мөстәкыйль рәвештә тапшыруын сорарга туры килгән.

Дәүләт Думасында әлеге закон проектын тикшерү барышында хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Скляр ачыклык керткәнчә, хәзер тиешле мәгълүматлар барлык учреждениеләргә электрон рәвештә – гражданнар катнашыннан башка гына киләчәк. 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев