Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Теләчегә килде

Бүген районга эшлекле сәфәр белэн Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстэм Миңнеханов килде. Республика лидерының эш визиты Олы Мәтәскэ авылында яна төзелгэн Садиковлар гаилэ фермасы белән танышудан башланды. Бер ел эчендэ сафка баскан гаилэ фермасы көненә 200 литр сөт җитештерә. Китапханәче һөнәрен фермерлык эшенә алыштырган Гөлшат Садикова, тормыш иптэше...

Бүген районга эшлекле сәфәр белэн Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстэм Миңнеханов килде. Республика лидерының эш визиты Олы Мәтәскэ авылында яна төзелгэн Садиковлар гаилэ фермасы белән танышудан башланды. Бер ел эчендэ сафка баскан гаилэ фермасы көненә 200 литр сөт җитештерә. Китапханәче һөнәрен фермерлык эшенә алыштырган Гөлшат Садикова, тормыш иптэше һәм якыннары ярдәме белән алга таба тагын да зур курсәткечләргә ирешергэ өметләнә.

Рөстэм Миңнеханов Телэче районын Республикада фермерлык эшчәнлеге буенча алдынгылар рәтендә баруын ассызыклады.

Соңрак Республика Лидеры Олы Кибәхуҗа авылында 100 урынга исәпләнгән "авыл клублары"программасы нигезендэ төзелгэн, мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты.

Яна обьект купфунцияле узэк ролен дэ үти. Биредә ук фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан. Рөстәм Миңнеханов Кибәхужалыларга мәдәният йортының гөрләп эшләвен, авылның үсүен теләп, мәдәният йорты янәшәсендә сафка баскан, Бөек Ватан сугышында һәлак булып исемнэре мәңгеләштерелгән, обелискка чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X